Газетага язылу

Зур Аккош күлендә күпләп балыклар үлгән

Казанның Зур Аккош күлендә күпләп балыклар үлгән. Сәбәбе нидә? Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, әлегә сулыкта тикшерү эшләре бара.

– Экологлар урынга чыкты. Суның пробаларын алдылар. Андагы кислород күләме дә ачыкланды. Ул тиешле күләмдә. Балыклар исә махсус тикшерүгә җибәрелде. Экологлар яңадан бу урынга Росрыболовство һәм прокурорлар белән чыгачак, – ди матбугат үзәге җитәкчесе Елена Веселова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре