Аксубай районының Иске Ибрай авылы элек республикада халык саны буенча Шәледән кала икенче урында санала иде. Анда да кеше ике мәртәбә кимегән хәзер. Ә тормыш үзгәргәнме? Халкы ничек яши? Хәлләрен белешеп кайттык.
Турысын әйтәләр
Узган гасырның җитмешенче елларында авылда халык саны 3 меңгә җиткән. Ул вакытта мәктәптә 1300 ләп бала белем алган. Хәзер исә 117 бала укый. Бакчасына 16 бала йөри. Менә шуннан демография мәсьәләсен үзегез чамалагыз инде. Ун ел элек биредә 2 мең кеше яшәсә, соңгы елларда 400 гә кимегән. Хәзерге вакытта авылда 614 йорт бар. 34 енең ишеге бары җәен генә ачыла. Хуҗалары бакыйлыкка күчсә дә, балалары туган нигезгә эзләрен суытмый. Тормышлары нык. Быел авылга асфальт юл салганнар, төзекләндерелгән клубны ачканнар. Авыл халкының барыннан да бигрәк шуңа сөенгән чагы.
– Зур авылның дилбегәсен тоту авыр түгелме? – ди кызыксындык Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Миннегуловтан.
– Бездә халык сүзен турыдан бәреп әйтә, эшен ялт иттереп башкара. Дүрт мәчет эшли. Барысында да биш вакыт намаз укыйлар. Көндәлек мәшәкатьләр була инде ул. Анысын бергәләп хәл итәбез. Зуррак финанс мәсьәләләрендә республика булыша. Быел 31 миллион сумга клуб төзекләндерелде. Бер чакрымнан артык асфальт юл салынды. Үзара салым акчасын кеше башына 500 әр сум җыябыз. Узган ел әлеге акчага су скважинасы борауладык, башня куйдык. Җәй көннәрендә бакчага су сипкәндә проблема туа иде чөнки. Быел юлга салырга таш сатып алдык. Күлне чистартасы, тагын бер янгын гидранты куясы бар әле, – ди башлык.
Мәктәбе, шифаханәсе, клубы, биш кибете һәм башкасы булгач, авыл халкына кирәк-яракка читкә йөрергә кирәкми. Малларны дәвалый торган пунктка да сугылдык. Анда ирле-хатынлы Гөлшат һәм Рөстәм Мотыйгуллиннар эшли. Авыл халкының терлекләрен дәвалап, барысын да тәртиптә тота алар. Кирәк икән, УЗИ да үткәрә, операция дә ясыйлар.
Махсус хәрби операциягә авылдан унлап егет киткән. Әйтик, бүген бер гаиләдән СВОда өч кеше катнаша. Югалтулар да бар. Көткәннәргә сабырлык бирсен. Авыл халкы гуманитар ярдәм җыеп, булышып тора. Әле күптән түгел генә егетләргә «ВАЗ» машинасы җибәргәннәр.
Бәби чәе
Үзгәрешләр кичергән клубына да кермичә китмәдек. Сүз дә юк, бик матур. «Сәхнәбезне күрсәтим әле, шәһәрдә дә андые сирәк», – дип, клуб мөдире Нәфисә Шәрифуллина уңайлыклар белән таныштырды. Ташкент якларыннан кайтып, шушы авыл егетенә кияүгә чыккан ул. Хәзер менә 20 ел инде авылның мәдәни учагын саклый. Авыл халкы клубка йөри икән әле монда. Түгәрәкләре дә 11 дән арта. Балаларга борынгы йолаларны оныттырмас өчен, музей да булдырганнар.
– Яратам авылны. Монда кайтуыма 30 ел була. Мине, шәһәр кызын, тормышка өйрәтте бит ул. Өчәр сыер асрадык, йортлар салдык. 27 ел каенана белән матур итеп гомер кичердек. Өч бала үстерәбез. Авылның үз кагыйдәләре. Шуларга буйсынып, сынатмыйча яшәргә тырыштым. Бездә халык бик ярдәмчел. Кеше үлсә, авыл халкы кайгы килгән йортка сәдака китерә. Ирләр иртәнге сәгать 5 тә торып, кабер казыша. Көрәк тотарга кирәкмәсә дә, хөрмәт итеп баралар. Туй, бәби чәйләренә дә ризыгын, күчтәнәчен бирәләр. Бары бергә, югы уртак дигәндәй, – ди авылның бар тормышын белеп торган клуб мөдире.
Буйдаклар йөри адашып...
Авыл халкы терлек асрап гомер итә. Үз эшләрен ачучылар да бар. Терлекчелек комплексы эшли. Каз асрыйсыңмы, тавыкмы – үз эшеңне ачарга мөмкинлекләр бар. Ризык пешереп сатып табыш алучылар да юк түгел. Авыл халкы да пицца, ролл ярата. Яшьләр эш табып тора, кыскасы.
– Яшәү шартлары бик әйбәт. Эшләргә генә кирәк. Тик менә улларыбыз өйләнми калмагае, дип борчылабыз. Әниләр кызларын, авылга кайтма, шәһәрдә кал, дип озата, – ди Нәфисә ханым. – Мин дә әни буларак куркам. Улыма 25 яшь. Гаилә ягын да карарга кирәк бит. Эш бар җирдә дә бар ул. Улым икенче ел инде мәктәптә физика-математика укыта. Шәһәрдә калмыйм, туган җиремә кайтам, диде. Асыл егетләр күп бездә. Тракторчылар да, башкасы да. 30–40 буйдак егетебез бар. Аларга – 25–40 яшь тирәсе. Бер егет шәһәргә киткән иде. Ошатмыйча кире кайтты. Ферма ачты, тик йөри торган кызы юк. Акча да бар, муллык та... Кызлар, сез кайда? Үзебезнең урамда да бер егет шәһәрдән кайтып төпләнде. 35 яшь тирәсе аңа. Йорты әйбәт, машинасы кәттә. Үзе тәртипле. Әнисе, улым, ялгыз каласың бит, шәһәргә кит, дип куа. Балтач, Балык Бистәсе һәм башка районнардан килгән киленнәр матур гына яшәп яталар. Ә менә үзебезнекеләр китә. Бездә өчәр-дүртәр бала үстерәләр. Быел авылда 3 сабый туды. Шуңа шатланабыз. Алар бит җиде елдан соң укырга бара дигән сүз. Мәктәп ябылмаячак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез