Зыялылар җыелган җирдә. КФУның 220 еллык юбилее

КФУның 220 еллык юбилее Александр I бюстын ачу, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган тантана, студентлар өчен оештырылган концерт-шоу белән истә калачак. Шушы көннәрдә генә университетның чит илләрдәге өченче филиалы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә  ачылачагы да билгеле булды. Университетның абруе, аңа карата мөнәсәбәт – безнең язмада.

КФУ тарихының тагын бер яңа сәхифәсе язылды. Узган атнаның җомгасында төшкә кадәр университетның төп бинасы алдында 1804 елда уку йортын оештыру турында Указга кул куйган император Александр I бюстын ачтылар. Аннан җәмәгатьчелек Опера һәм балет театрына бәйрәм чарасына җыелды. Ашыкмыйча, горур гына атлады аның бүгенге һәм кичәге студентлары. Кичәдә «Император университеты», югары уку йорты тарихы, студентлар тормышы, аның бүгенгесе турында сөйләделәр. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта биредә 53 мең студент (шуның 12 меңе чит илләрдән) белем ала, 10 мең хезмәткәр эшли.

Чарада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уку йортын илнең фәнни-мәгариф комплексы флагманы дип белдереп, аның төрле юнәлешләрдә дөньякүләм фәнни белемне үстерүдә мөһим роль уйнавын әйтте.

– Бүгенге очрашу – барыннан да бигрәк университетны халыкара фәндә мәңгелек елъязма итеп калдырган галимнәргә, мөгаллимнәргә хөрмәт билгесе. Вуз диварларында дөньякүләм дәрәҗәдәге тиңдәшсез ачышлар ясалган. Лобачевский, Бутлеров, Зинин, Завойский, Арбузов һәм башка династияләрнең эшләрен бүгенге галимнәр лаеклы дәвам итә, – диде Рәис.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, КФУ – Татарстанның, Идел буе федераль округының социаль-икътисадый үсеше баскычы. Югары мәктәп кичергән яңарышларда федераль ярдәм зур. Университетның илебездә югары белем бирү системасын үстерүнең стратегик инициативаларын гамәлгә ашыруга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Илкүләм проект кысасында Татарстанда дөнья дәрәҗәсендәге ун Россия фәнни үзәгенең берсе уңышлы эшләп килә. Махсуслаштырылган сәләтле балалар үзәге ил икътисадының инновацион тармаклары өчен киләчәк интеллектуаль элитасын әзерли. КФУ – «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр саны буенча лидер. Университет Татарстан халыкларының телләрен һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау буенча зур эш алып бара.

Кунаклар арасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко да бар иде. Аның әйтүенчә, КФУ талантлы белгечләр әзерли, алар Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итәргә тиеш. Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков вузның югары уку йортлары арасында алдынгы урында булуына, илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә зур өлеш кертүенә басым ясады. Аның сүзләренә караганда, Казан университеты – илнең зыялыларын тәрбияләүче урын.1804 елдан 1917 елга кадәр вуз 13 меңнән артык белгеч әзерләгән. Валерий Фальков нәкъ менә университетта илдә беренче кытай теле кафедрасы булдырылуын, беренче тапкыр монгол теле укытыла башлавын, дөньяда беренче татар теле сүзлеге чыгарылуын искә төшерде. Атаклы математик, ректор Николай Лобачевскийның төгәл һәм табигый фәннәрне үстерүгә зур өлеш кертүен әйтте.  XX гасырда биредә дөньякүләм танылган даһилар Лев Ландау, Петр Капица, Николай Семенов эшләгән.

– Шушы еллар дәвамында Казан университеты студентлары Россиядә һәрвакыт иң көчлеләрнең берсе булды. Бүген дә ул фәнни ачышлар ясап, бәйгеләрдә, иҗади конкурсларда җиңеп, иң яхшысы булып кала, – диде ректор Ленар Сафин.

Кунаклар арасында Николай Лобачевскийның оныгының оныгы – Санкт-Петербургның Зоология институты өлкән фәнни хезмәткәре Константин Мильто да бар иде.

– Монда беренче тапкыр гына түгел. Казан да, университет та бары якты хисләр генә уята. Шәһәрнең үзгәрүен күреп сөенәм, – диде Константин Мильто.

Бәйрәм бүләксез була димени?! Танылган галим-нейролингвист Татьяна Черниговская КФУның мактаулы докторы исемен алды. Дәүләт бүләкләре алучылар арасында милләтебезгә хезмәт итүче шәхесләр дә бар. Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов «Фидакарь хезмәт өчен» ордены белән бүләкләнде. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллинга «Россиянең атказанган югары мәктәп хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.  Остазыбыз Васил Гарифуллинны олы бүләге белән котлап, фикерләрен сораштык.

Университетта, студент елларын да исәпләсәк, мин инде ярты гасырга якын. Журналист белеме элек тә абруйлы санала иде, хәзер дә шулай. Шунысы гына бар: без укыган чорда югары уку йортында укыган өчен түләү бөтенләй юк иде. Бүген исә бездәге күпчелек студент килешү нигезендә әти-әни кесәсеннән шактый акча түгеп белем ала. Хәзер Журналистика югары мәктәбендә бюджетта бары тик татар төркемнәре генә укый. Күпчелеге авыл районнарыннан килгән татар балаларын социаль яклау өчен эшләнә бу, – диде Васил Гарифуллин. – Бакалавриат буенча гына да ел саен 150 ләп белгеч укытып чыгарабыз. Ә мәгълүмат чараларыбызда кадрларга кытлык һаман кимеми. Хикмәт шунда: федераль университет булганлыктан, бездә белем алучыларның күпчелеге – Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән. Диплом алганнан соң алар туган якларына кайтып китә. Ә инде бюджет бүлегендә укучы татар балаларына килсәк, аларның саны бик аз, һәр курста 7–10 кеше генә. Укыту программаларыбыз, заман таләпләрен искә алып, даими яңартылып тора. Киң карашлы, эрудицияле, телне камил белүче, челтәрләрдәге барлык платформаларда, заманча форматларда эшли торган белгечләр әзерлибез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре