Ике никахтан да берәр баласы авыру булып туа

Нина апа Балтачка килен булып төшә. Язмыш төрлечә сыный аны. Ике тапкыр кияүгә чыгып, алты бала таба. Ике никахтан да берәр баласы авыру булып туа. Әмма ул нарасыйларын ничек бар, шулай кабул итеп, аларга бар назын бирә.

– Зәйдән Балтачка килгәч, Наиләгә әйләндем. Миңа күптәннән шулай дип эндәшәләр. Яшәгән җиремне, аның кешеләрен бик яратам, – дип сөйли ул. – Беренче никахтан туган балаларымның өчесенең үз тормышы. Инде алар миңа оныклар бүләк итте. Дүртенчесе Фәнис ДЦП белән туды. Беренче ирем үлгәннән соң, икенче кат кияүгә чыктым. Тагын бер кызым һәм бер малай алып кайттык. Эльвинамның аяклары начар йөри.

Фәнис бөтенләй йөри алмый. Инвалид арбасында гына хәрәкәтләнә. Алай да вакытында дәвалану бушка китмәгән, егет бик акыллы, тырыш булып үсә. Аны өйгә килеп укыталар. Белмәгән әйбере юк, ди әнисе. Спортка тартылган, бочча белән мавыга. Бу шөгыле аны бик нык үзгәрткән, егет тормышка башкача карый башлый.

https://vatantat.ru/2019/11/%d3%99mir-%d3%99leg%d3%99-kad%d3%99r-%d3%99nisene%d2%a3-%d2%aflg%d3%99nen-belmi/

– Җиңүләр белән сөендерә. Улым бу спорт төрен сайлаганына бик шат. Өйдә утыру җиңел түгел иде, ди. Ярышларга йөри башлагач, яңа дуслар тапты. Әллә кайларга барып кайттык инде, – ди әнисе. – Фәниснең аяклары хәрәкәтләнмәсә дә, куллары эшли. Өйдә ялгызы калса, үзен тәрбияли ала. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән еш очрашам. Үземнекеләргә карыйм да, әле сез үзегезне йөртә аласыз, дип куанам. Ятып кына торсалар да, бернишләп булмый. Безнең Фәнис бигрәк тиктормас инде, өйдә тотып булмый. Энесе дә гел абыйсы белән. Кирәк җиргә алып бара, алып кайта. Кече улыбыз абыйcы Фәнискә дә, апасы Эльвинага да нык ярдәм итә. Фәнис озак көттермәс, өйләнеп тә куяр дип уйлап йөрим. Әгәр кызым бар дисә, зурлап туйлар үткәрер идем. Үз тиңе булса, алар рәхәтләнеп тормыш итәчәк. Аннары янәшәләрендә без дә бар бит. Балаңның бәхетен күрү үзе зур бәхет бит ул.

https://vatantat.ru/2019/10/i-r%d3%99h%d3%99tk%d3%99-chyktym-asharyma-pesher%d3%99-id%d3%99nemne-yua/

Эльвинага – 23 яшь. Бик тә китап укырга ярата, ди. Наилә апа аны бөтен эшкә өйрәткән. Җыештыра да, ашарга да пешерә белә.

– Кызымның бер аягы кыска булгач, ул таяк белән йөри. Кайберәүләр аны күрсә, кызык таба. Кечкенә балаларның бармак төрткәнен аңлыйм инде, олыларның ямьсез карашын кичерә алмыйм. Кайчак каты итеп эндәшеп тә куям. Тик кызым, үзеңне сакла, игътибар итмә, ди. Ә минем балама бер генә начар сүз дә әйттерәсем килми, – ди ул.

Сөләймановлар район җитәкчеләренә бик рәхмәтле. Күптән түгел ике балага фатир алу өчен 1 миллион 300 мең сумлык сертификат биргәннәр. Алар исә яңа йорт сатып ала.

– Ирләремне югалту авыр булды. Тик елап утыра алмадым. Шушы балаларым хакына көчле булдым. Тормыш итәргә кирәк, ашыйсы, эчәсе бар. Гел эштә идем. Хөкүмәт эшеннән кайтып керәм дә шабашкага чыгып китәм. Әле дә эшләп йөрим. Сәламәтлек барда, тик ятасым килми, – ди Наилә ханым. – Үземне бер дә бәхетсез дип санамыйм. Балаларым яшәтә мине. Авыру балам туды дип, башны ташка бәреп булмый. Иң мөһиме – сабыр булырга, сынмаска, сыгылмаска кирәк. Башыңа начар уйлар кертмичә, яхшыга өметләнеп яшәсәң, янәшәңдәгеләргә дә рәхәт булачак. Мин исә балаларым белән горурланам. Улым спорттагы уңышлары белән сөендерсә, кызым – җан сердәшчем, терәгем. Аларны өзелеп яратучы туганнары бар. Безгә бәхетле булмыйча мөмкин дә түгел.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Ике никахтан да берәр баласы авыру булып туа” язмасына фикерләр

Фикер өстәү