Суыту камерасын ничек чистартырга

* Юу-чистарту эшенә керешкәнче, электр утыннан өзеп торырга: юкса техникага зыян киләчәк

* Суыту камерасы кырыйларында хасил булган бозны пычак-мазар белән каерып-куптарып алырга ярамый: эчке каналлары бозылырга мөмкин. Боз кисәкләре үзләре кубып төшәргә тиеш

* Ит, туңдырылган җиләк-җимеш һ.б.ларны суыту камерасыннан төбенә газета яки башка кәгазь җәелгән савытка бушатырга һәм өстен калынрак тастымаллар белән (берничә кат) каплап торырга кирәк. Болай эшләгәндә, туңдырылган продуктлар эремичә кала

* Иң яхшысы – ярты литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы (савыт-саба юу сыекчасы да ярый) кушылган эремә ясап, йомшак чүпрәк белән юу

* Суыту камерасын юу өчен порошоксыман яки майлы чистарткычлар, төрле агарткычлар кулланырга ярамый

* Суыткычның арткы өлешен ярты елга бер тапкыр тузан суырткыч белән (тар насадкасын куеп) чистартып алырга. Җылылык алышу приборына (теплообменник) тузан кереп тулган очракта, җылылык энергиясе начар “ыргытыла” башлый. Бу исә суыткычның вакытыннан алда сафтан чыгуына китерергә мөмкин

* Ишегенең прокладкасын тикшерергә онытмагыз. Анысын да ярты елга бер тапкыр сабынлы суда чылатылган чүпрәк яки иске теш щеткасы белән юып алырга кирәк

Ризыкларны ничек тутырырга?

Суыту камерасына кире тутырганда, продуктларны бер-берсенә бик якын китереп һәм камераның арты өлешенә, ян-ягына терәтеп үк түгел, бәлки, бушрак итеп тутырырга. Һава йөрү өчен һәм продуктларның тигез “туңуы” өчен шулай кирәк.

Җиләк-җимеш, яшелчәне һ.б. савытларга салып саклау өчен тишекле контейнерлар яки челтәрсыман кәрҗиннәр сайлап алырга тырышыгыз. Әлеге дә баягы – һава керсен өчен.

 

КИҢӘШ:

Прокладкасының герметиклыгын тикшерү өчен, суыткыч ишеген ачып, 100 сумлык акча куеп, ябыгыз. Шуннан акчаны алып карагыз. Кул тиюгә үк төшеп китсә, прокладканың ныклыгы беткән, алыштырырга кирәк, дигән сүз.

 


Фикер өстәү