Мәскәүдә гомуми изоляция режимы кертелде: бүгеннән өйдән чыгарга рөхсәт ителми

Мәскәүдә яшәүчеләр өчен, яшьләренә карамастан, изоляциядә өйдә утырыру режимы кертелде. Бу хакта башкала мэры Сергей Собянин сайтында хәбәр ителде.

Бүгеннән башлап, кеше гомеренә куркыныч янаганда, ашыгыч медицина ярдәме кирәк булганда гына өйдән чыгарга ярый. Эшкә чыгу кирәклеге булганда, якындагы кибет яки даруханәгә барып килергә, өйдән 100 метр тирәсе радиуста этне һавада йөртү өчен өйдән чыгарга рөхсәт ителә. Шулай ук чүп чыгарып ташлау да мөмкин.

Киләчәктә хакимият тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе ярдәмендә генә өйдән чыгуны рөхсәт итү карала.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү