Германиядә белем алган егетне Нурлатка коронавирус ияртеп кайтуда гаепләгәннәр: «Ялган мәгълүмат таратучылар бу гамәлләре өчен җәзасын алсын иде»

Кеше сүзе кеше үтерә. Нурлат районының Түбән Нурлат авылында яшәүче Гомәровлар гаиләсенә бу  сүзләрнең хаклыгын үз җилкәләрендә татырга туры килгән. Германиядә белем алган Зөфәр Гомәров турында  коронавирус ияртеп кайткан дигән сүз таралган. “ВТ” хәбәрчесе Зөфәрнең әнисе Рузалия ханым белән сөйләште.

Зөфәр Гомәров Казан авиация институтында белем ала. Аны яхшы билгеләренә тәмамлагач, Германиядә магистратурага укырга керә. Акыллы, иманлы, җиде телдә иркен сөйләшкән баламны бу көннәрдә җинаятьчедән ким итмәделәр, ди ана:

– Германиядә уку  туктатылгач, балаларны илләренә кайтарып җибәрделәр. Улым акыллы, намазлы, коронавирус турында хәбәрләр таралгач та, сакланып йөрдем, дип сөйләде. Мәскәүдә аларны самолеттан төшкәч үк тикшерәләр, температурасы булмагач, кайтарып җибәрәләр. Улым, нинди рейста, кайсы илдән кайтканлыгын әйтеп Казанга, аннан соң ашыгыч ярдәм хезмәтенә дә шалтыратты һәм хәлен ничек бар, шулай сөйләп бирде. Температура булып алды, аз гына ютәл бар, диде. Икенче көнне эпидемиологлар килеп, анализлар алды. Алар әзер булганчы мең үлеп, мең терелгәнбездер, мөгаен. Шөкер, анализлар Зөфәрнең сәламәт икәнлеген күрсәтте.

Менә шушы анализлар алып киткәннән соң, Гомәровлар өчен куркыныч фильмнардагы хәлләр башлана. Интернетта Түбән Нурлатта коронавирус белән авыручы ир-ат бар, дигән хәбәр тарала. Икенче бер чыганак җырчы Рузалия Гомәрованың улы коронавирус белән чирли дигән хәбәр тарата. Хәбәр зураеп, күпереп туганнарына барып ирешә. Берсе: “Ишеттегезме Зөфәр белән ни булганын?” – дип шалтыраткач, бер туганы чактан аңын җуеп егылмый.

– Табиблар үз эшен эшләде, аларга бернинди үпкәбез юк. Ләкин ялган мәгълүмат таратучылар бу гамәлләре өчен җәзасын алсын иде. Чөнки безнең генә түгел, туганнарыбызның да эшләрендә проблемалар башланды. Мин хәзер бу чир белән авыручыларны, аларның гаиләләрен аңлыйм. Аларга җинаятьчеләргә караган кебек карарга ярамый. Чирне бит берәү дә сорап алмый. Бер-беребезгә игътибарлырак булсак иде.

Гомәровлар гаиләсен туганнары, җырчы Фирдүс Тямаев та, авыл халкы да яклаган, аңа алар рәхмәтләрен белдерә. Зөфәр Гомәров исә ялган мәгълүмат таратучыларны ачыклауларын сорап, прокуратурага гариза язган. Кырык эш кырык елдан соң да беленә ул, ди егет.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү