Коронавирус турында 5 сорауга 5 җавап

Казан дәүләт медицина университетының балалар йогышлы авырулары кафедрасы доценты, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Халит Хәертынов коронавирус инфекциясенә бәйле сорауларга туры эфирда җавап бирде.

  1. Коронавирустан дару бармы?
    Хәзерге вакытта коронавируска каршы препаратлар юк. Бу проблема РНК вирусларының күбесенә карый. Шул ук вакытта, клиник киңәшләр нигезендә, бу вируска карата активлык күрсәтә торган дарулар бар, алар кулланыла. Әмма аларның исемнәрен атамыйм. Галимнәр кайчан коронавирустан вакцина уйлап табар, әйтеп булмый.
  2.  Коронавируска бәйле тыюлар кайчанга кадәр булачак?
    Бу сорауга анык кына җавап биреп булмый. Ни өченме? Чөнки безнең ил дә, Европа дәүләтләре дә, Америка Кушма Штатлары да чирнең югары ноктасына җитмәде әле. Бу чикне узганнан соң гына чикләүләрне киметү турында сөйли алачакбыз. Россия Президенты юкка гына эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озынайтмады бит. Бер-ике атнадан соң эпидемологик вазгыятьнең кайсы стадиясендә булуыбызны әйтергә мөмкин.
  3.  Вирус нинди температурада үлә?
    Коронавирус үрчесен өчен уңай температура – Цельсий буенча якынча 3-5 градус. 30 градуска якын температурада вируслар репликацияне, ягъни үрчүен туктата. Әгәр температура 56 градуска җитә икән, вирус үлә.
  4. Авырмаган кеше ни өчен өйдә утырырга тиеш?
    Бөтен ил буенча үзизоляция режимы кертелде. Бу кешеләр арасындагы контактларны киметү өчен шулай эшләнелде. Коронавирус һава-тын юлы белән күчә. Кешеләр күпләп җыелган урыннарда ул шактый тиз тарала. Бу өйдә утыруның төп сәбәбе. Тышкы кыяфәтенә карап кына кеше авырыймы, юкмы, билгеләп булмый.
  5. Сарымсак, имбирь ашый башладык, иммунитетны ныгытабыз. Бу вирустан коткарачакмы?
    Сарымсак, имбирь иммунитетны ныгыту өчен файдаланыла. Әмма аларның вируска каршы тору эффекты юк. Кеше инфекция йоктыра икән, вируска каршы торучы препаратлар кулланачакбыз. Сүз сарымсак, имбирь, витаминнар турында бара икән, аларның мәгънәсе организмның башка төр инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыруда.

Фикер өстәү