Коммуналь хезмәтләр өчен акчаны кайтармаслармы?

– Узып киткән кыш, шөкер, әллә ни салкын булмады. Коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә дә, шәт, туңабыз, начар җылытасыз, дип шикаятьләр килмәгәндер. Монысы – бер хәл. Кыш чагыштырмача җылы килгәч, җылыту өчен тотылган чыгымнар да азрак булырга тиеш. Әмма торакларны җылытучы оешмалар, моңа карап, коммуналь хезмәтләргә түләүне киметмәделәр. Әйтик, без үзебез узган ел 5700 – 6000 сум тирәсе түләсәк, бу кышта да шулай калды. Гаделлек булсын ди­сәк, халыкка акчаны кайтарып бирергә тиешләр ләбаса. Шәт, бу мәсьәлә бер мине генә борчымыйдыр.
Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Сорауга РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җавап бирә:
– Думага бу уңайдан байтак мөрәҗәгать килде. Халыкның борчылуы урынлы. Без – депутатлар да бу хакта уйланабыз, фикер алышабыз. Әмма бер төпле нәтиҗәгә килә алганыбыз юк әле. Хәзер, ирексездән өйдә утырырга туры килгәч, бу мәсьәләне хәл итүне бераз кичекте­рер­гә туры килә.


Фикер өстәү