Акча алышына диләр, бу сүз дөресме? (Икътисадчы АҢЛАТМАСЫ)

Җәй көне акча алышыначак икән дип ишеттем. Дөрес сүзме икән бу? Кулда бераз җыйган акчабыз да бар иде. Аны ни эшләтсәң хәерлерәк икән?

Казаннан Фирая апагыз.

 

Сорауга Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов җавап бирде:

—  Акча алышыну турындагы имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Мондый хәл булмас дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, хәзерге вакытта илдә дефолт булырлык, деноминация ясарлык сәбәп күренми. Бездә әле хезмәт хаклары да, пенсиянең күләме дә ул кадәр артмады. Унга, йөзгә кыскарта башласаң, безнең акчаның бәясе бөтенләй юкка чыгачак бит. Аннары акыл белән эш иткән хөкүмәт акча алышыну кебек адымга бармаска тиеш. Икътисадны тетрәндерү беркемгә дә кирәкми.

Бүген кулында артык акчасы булган кешеләргә аны моңа кадәр ничек саклаган булса, шулай сакларга киңәш итәр идем. Акча “янар” дип куркып, өсте-өстенә кирәкмәгән товар сатып алырга да кирәкми. Артык акчаны металл счетларга күчерүдән дә мәгънә юк. Алтынның бәясе артты инде. Алга таба аннан да югары адымнар белән үсәр дип уйламыйм. Акчаны чит ил валютасына күчерүдән дә мәгънә юк. Доллар белән евро алдагы бер-ике ай дәвамында шушы бүгенге курс чамасында тирбәлерләр дип уйлыйм.

Халыкның мондый уйларга бирелүе, куркуы аңлашыла. Нефть бәясе төшү, доллар белән евро бәясе үсү тынычлыкны алды. Әмма икътисадтагы бүгенге хәлләр – вакытлы күренеш. Тагын ике-өч айдан вәзгыять кабат үз җаена кайтыр дип уйлыйм. Өстәвенә, хәзер: “Россия Согуд Гәрәбстаны һәм “Опек+”кә кергән илләр белән нефть чыгаруны 14-15 процентка киметү турында килешү төземәкче була”, — дигән сүзләр йөри. Бу сумның бәясен – ныгыту, нефтьнең бәясен яңадан күтәрү өчен эшләнә. Яхшыга өметләник!

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү