#өйдәутыр: «Патруль тиз килеп җитте»

Кичәгедән , Президент кушуы буенча, урамнарда патруль көчәйде. Танышым үзен кичә 7 (!) тапкыр туктатуларын сөйләде. «ВТ” журналисты да бүген көндезге Казан урамын йөреп кайтты.

Иң элек шәһәр үзәгенә төшәргә булдык. Юлларда машиналар алай күп дип булмый, ЮХИДИ хезмәткәрләре көндәгедән күбрәк кебек. Ирек мәйданы тукталышыннан Бауман урамына кадәр өч урында кизү торалар. Иң беренче экипажның эше каты – берьюлы өч такси машинасын туктаттылар. Машина йөртүчесен генә түгел, арткы урыннарда утыручы пассажирларны да тикшерәләр. Хәер, безгә туры килгән кешеләрнең берсе дә тәртип бозмаган иде. Маскалары бар. Үзләре исә смс рөхсәт белән каядыр баралар. Никита исемле пассажирның түләүле клиникага баруы, Садыйковлар гаиләсенең авыру туганнарына хәл белергә юл тотулары икән.

ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшен күргәч, хокук саклаучылар, халыкны кисәтеп патрульгә чыгучыларны күрергә теләдек. Казан үзәгендә андый кешеләр очрамады. Шунысы сөендерә – бүген битләрен каплаучы, кулларына перчатка киючеләр шактый күп. Берничә кешедән нишләп урамда йөрүләрен дә сораштырырга туры килде. Берничәсе кибеткә чыккан, ике ир машина тәгәрмәче алыштыра, үзен Нәсимә дип таныштырган олы яшьтәге апа һава суларга чыккан. “Өйдә эссе. Кеше күп йөрмәгән вакытта көн дә урамга чыгып керәм”, – ди ул.


Горький-Әмәт паркына да сугылып чыктым. Биредә дә тынлык. Пар күгәрченнән башка беркем юк. Сүз уңаеннан, парк, урман зоналарында йөрү тыела, балалар мәйданчыгында да уйнарга ярамый.
Дүрт сәгатьләп йөреп кайттык. Безне туктатучы булмады. Ә менә беркөнне танышым ишегалларында халыкның күпләп җыелуын һәм рөхсәт ителмәгән мәйданчыкта балалар уйнавын күреп кайнар линиягә шалтыраткан.

– Минем балаларым саф һаваны балконга чыгып кына сулый. Үзебез сакланырга кирәк дибез. Ә күршеләрнең кайсы шашлык пешерә, кайсысы битенә маска, кулына перчатка кимичә баласын уйната. Тәрәзәдән карап тордым да, бу хакта шалтыратып әйттем. Әллә без өйдә ятканда, берәр үзгәреш булганмы дип сорадым. Телефонның теге ягында кыз адресны сорап алды,– ди Гөлчәчәк.

Озак көттерми, бер сәгать дигәндә патруль килеп җитә. Шул арада мәйданчыктагы кешеләр өйләренә кереп йөгергән. Полиция хезмәткәрләре бер егетне тотып ала. Читкә алып китеп, нидер сөйләшкәч, аны да җибәрәләр.

Ә менә Чаллыда рөхсәтсез урамга чыгам димә! 32 комплекста яшәүче туганым әнә шулай, ди.

– Яңа йорт булгачмы шунда, безне бик яхшы саклыйлар. Тәрәзәдән генә карап торам. Полиция хезмәткәрләре гел йөреп тора. Янәшә кибет кырында да күп алар, – ди ул.

Хәер, полиция хезмәткәре тикшерә дип кенә түгел, үзебез илдәге вазгыятьне аңлап, өйдән чыкмый торырга тырышсак иде.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү