Постпандемия: иманга килү көтеләме?

Миллионнарның үз җаена барган ипле тормышын кисәк кенә, берничә атна, ай эчендә аягыннан алып башына куйган глобаль афәт дәвам итсә дә, постпандемия, ягъни ул бәла үтеп киткәч туачак вазгыять хакында да уйланмый булмыйдыр ул. COVID-19 дөньяны үзгәртәчәкме? Үзгәрү кайсы якка булачак? Көтелгән уңай үзгәрешләр кыска гомерле булып, үзебез үк соңыннан «бөкрене кабер төзәтә икән», димәбезме?

Әлегә без кичергән олы тайпылыш-трансформация – куллану җәмгыяте дип аталган яшәешебезнең гаҗәеп тиз арада саклану җәмгыятенә әверелүе. Күңел ачу, тамаша эзләү, тормышның бар рәхәтлекләреннән файдаланып калырга тырышулар икенче генә түгел, бишенче планда хәзер. Кешедә бар, алырга кирәк, дип, хаҗәте булганы-булмаганны өйгә ташу, кибетләрне айкап йөрү, чит илләргә, ындыр артын әйләнгән кебек тиз генә чыгып кайтулар, тагын да кәттәрәк машина турындагы планнар, мәхәббәт фронтындагы астыртын маҗараларны да кертеп, татлы бер төш кебек, үткәндә калды. Бүген бар булган уйларыбыз: миллионнарны чирләткән, йөз меңгә якын кешене бакыйлыкка алып китәргә өлгергән зәхмәт миңа, якыннарыма йокмасын иде, дигән теләк тирәсендә бөтерелә. Төп инстинктларның берсе булган курку бәндәне, аның кыйбласын, ул үз иткән кыйммәтләрне бик тиз үзгәртә икән бит. Пандемия – гарасат һәм бер үк вакытта кисәтү, акылга килергә өндәү дә кебек. Адәми затның холык-фигылен исәпкә алганда бигрәк тә: ул бит кайбер урыннарына су керә башлагач кына йөзеп китә, яхшыны яманнан аерырга өйрәнә, уйлана башлый, иманга килә.

Иман, әхлак, намус, шөкер итә белү кебек асыл сыйфатлар ягыннан караганда кешелек дөньясына гел дә кызыгырлык түгел шул. Җир өслеген басып алган, инде җиде миллиардтан арткан популяция, бер уйлаганда паразитларча кылана. Ул җирне, табигатьне тупас файдалана, аннан бар булганны ала, алмашка бер нәрсә дә диярлек бирми. Ике генә мисал. Бүген дөньяда көн саен 95 миллион баррель (елына 4,6 миллиард тонна!) нефть чыгарыла һәм ягыла. Ягу – дистәләрчә миллион тонна углекислый газның (СО2) атмосферага очып, парник эффектын арттыруы – глобаль җылынуны тизләтү дигән сүз. Бер үк вакытта СО2 тагын да күбәйсен, дигән кебек, Җирдә ел саен 20 миллион гектар урман киселә. Бу гамәл чын мәгънәсендә үзең утырган ботакка балта чабу булса да, табыш артыннан куган корпорацияләр туктарга һич җыенмый, җинаятьчел эш елның-елына дәвам итә. Гади кеше дигәндә, анысы «миннән берни дә тормый», дип проблема белән бөтенләй баш катырмый. Ул дөнья куа, тәмле ашап, тамагын туйдыра да тамаша эзли, таба, күңелен ача. Антик чордан ук яхшы билгеле «икмәк һәм тамаша» принцибы һаман да тантана итә.

Гомуми сурәт шулайрак күренә: без, иртәгә өчен ишәк кайгырсын, дип, һаман да бүгенге көн белән яшибез. Ә шул арада коронавирусның бүгенге явыз штаммы таралуны, ягъни пандемия сәбәпләрен кайбер галимнәр нәкъ менә глобаль җылыну белән аңлата. Сорау туа: техник һәм технологик алгарыш, табыш дип акылдан язу, куллану шаукымы – барысы да алга чабып, адәми затның барлы-юклы әхлагы урынында калганда, без бер көнне Коръәндә әйтелгән ахырзаманга, Библиядә искәртелгән апокалипсиска килеп төртелмәбезме? Әйе, дөнья булгач, күңел ачу да кирәктер. Бизнес булгач, табыш та мөһим. Тик һәртөрле ашкынуның билгеле чикләре, чамасы, рамкалары булырга тиеш ич. Кеше, халыклар, илләр үзләре яшәгән йортны – Җирне сакларга, кадерләргә, аны чиста тотарга өйрәнергә теләмиләр икән, төрледән-төрле гарасатны үзләре чакырып китермиме? Без бүген кичергән афәт – пандемия дә аның өлешенә тигән көмеше түгелме?..

Постпандемия, пандемиядән соң тормыш бармы, ул ниндирәк булачак, дигәндә, әлбәттә, яшәеш дәвам итәчәк, кешелек чирне, әлбәттә, иртәме-соңмы җиңәчәк. Бу урында «бу юлы», дию дә урынлы булыр иде, чөнки алдагысын, сансызлыкларыбыз ни китерәсен Аллаһ үзе генә белә. Хастадан котылгач, икътисад та, яткан урыныннан торып, атлап китәчәк, акрынлап ныгыячак. Глобаль бәла тудырган бөек депрессия, курку акрынлап онытылачак. Мәгънәле яшәеш, иплелек турындагы уйлар, инерция буенча беркадәр вакыт безне бимазаласа да, бераздан хәтерләрдән юылып, эллекке ваемсыз тормыш башланачак. Тырмага яңадан китереп басканчыга чаклы.

Ни өчен? Чөнки кешелекнең хәтере бик кыска. Ул үткәннәрдән, тарихтан сабак алырга өйрәнмәгән. Глобализация үләчәк, илләр үз чикләренә бикләнеп яши башлаячак, дигән сүз дә – буш сүз. Бикләнү  ул – дөньяви кооперациядән баш тарту. Ул табыштан баш тартуга тиң. Йөгәнсез генә түгел, гөнаһлы да булган күңел ачу индустриясе дә, пандемия бетеп берничә ел узуга, тулы көченә эшләп китәчәк. Шул исәптән Европа илләрендәге «кызыл фонарьлар» урамнары да. Курку инде юк, бетте. Достоевский язганча: «Если бога нет, все дозволено». Ихтыяҗ бар икән, тәкъдим үзен көттерми. Курку юкка чыгу кеше башындагы триггерны ялт кына икенче халәткә күчерә, кыйммәтләр алышына. Барысы да сөяркәсенең иреннән куркып, фәләненче каттан сикергән ир затының аска очканда азга гына яралып алган иманы хакындагы мәзәктәгечә: «Исән калсам, хыянәт итмәс, аракыны да авызыма капмас, хезмәт хакын да тулысынча өйгә кайтарыр идем». Ә аннан? Тирән көрткә килеп төшеп, торып кагынганнан соң, өскә карап: «Артык озак та очмадым инде, шул арада җыен тузга язмаган уй каян башка килә?»

«Аллаһ юк икән, ни эшләсәң дә ярый». Мәгънәле яшәеш дигәндә, адәми затка, бәлки, кемнәндер, нәрсәдәндер шөлләп тору кирәктер? Диннәрнең күбесе үз бурычын үтәмичә, тормыштан барын да алып калырга, йолкырга, дип килгән атеистлар яшәешне, әхлакый климатны билгеләгәндә, кешене кысага куя торган ниндидер дөньяви механизм, көч уйлап табасы иде. Бер өлкәдә андый тыю, көчнең инде гамәлдә булуын, эшләвен дә искәртик. Роберт Опенгеймер уйлап тапкан атом коралы планетаны инде 75 елга якын чираттагы бөтендөнья сугышыннан сак­лап килә. Кешелек, Җирдәге тормыш юкка чыгу куркынычы булмаса, 75 ел эчендә канкоешларның өченчесен дә, мантый алганда дүртенчесен дә, ихтимал, үтеп, бүгенге таҗсыман вирус гади томау кебек кенә тоелыр иде…

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү