Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арткан: авыруның географиясе киңәя

Хәзерге вакытта республикада коронавирус белән чирләүчеләр саны 107 исәпләнә. 21 кеше дәваланган. Онлайн брифинг барышында Татарстанның оператив штабыннан килгән мәгълүматны Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Шулай итеп, инфекция яңа ачыкланган кешеләр арасында 8 – читтән кергән, 13 – контактлы. 10 кешене хастаханәгә озатканнар, 11е өйдә дәвалана. Алар авыруның җиңел формасын кичерә.

Алардан:
18 яшькә кадәр  — 1
18дән 30 яшькә кадәр — 3
30дан 50 яшькә кадәр — 5
50дән 60 яшькә кадәр — 4
60тан 70 яшькә кадәр -7
70тән 80 яшькә кадәр -1

8 очрак читтән кертелгән, 13 кеше — авырулар белән якын элемтәдә булган.

Авыру йоктыруның географиясе киңәя:

Казан — 8

Чаллы — 5
Лаеш — 2

Тәтеш — 1
Буа — 1
Мамадыш — 1
Азнакай — 1
Саба — 1
Балтач 1

 

 

Яңа очракларның географик бүленеше түбәндәгечә: Казан — 8 очрак, Чаллы — 5 очрак, Лаеш районы — 2, берәр очрак Азнакай, Балтач, Буа, Мамадыш, Саба һәм Тәтеш районнарында күзәтелә.


Фикер өстәү