Энҗе Нармаева: «Улының исламга килүенә каенанам каршы булмады»

Энҗе һәм Евгений Нармаевлар өч малай үстерә. Икесенә дә 30 яшь. Икесе дә стоматолог булып эшли. Энҗе Инстаграмда бик актив. Ул анда тормышындагы кайбер вакыйгалар белән уртаклаша. Әлеге гаилә белән без дә таныштык.

– Беләсезме, минем өч фамилиям бар. Икесе – әтиләремнеке, берсе – иремнеке, – ди ул. – Әтием белән әнием миңа биш яшь чагында ук аерылышкан. Шуннан соң әнинең яңа ире мине үз кызы итә. Ул миңа чит кеше кебек тә түгел. Үземнеке, шундый газиз, шундый кадерле. Әтием дә, әнием дә – стоматологлар. Әтием ягыннан бөтен нәселләре – медицина хезмәткәрләре. Минем дә язмыш хәл ителгән иде инде – табиб буласың!

Әнә шул табиблыкка илткән сукмак аны булачак ире белән очраштыра. Әмма әти-­әнисе калмык егете белән очрашканын белгәч, каршы киләләр. Алар гына түгел, бөтен якыннары, дуслары Энҗене сүгеп ташлый. «Җир йөзендә егет беткәнме әллә?» – диючесе дә табыла. Энҗе Евгенийга бергә була алмауларын әйтә. Дин буенча сиңа кияүгә чыгарга ярамый, дип турысын җиткерә. Булачак кияү бирешми. Үзенең ислам дине белән танышырга җыенуын әйтә, Коръән укый башлый. Ә аннары исә Энҗенең әти-әни­се белән күрешергә теләвен җиткерә.

– Мин бик курыктым. Әле ярый булачак каенанам яхшы кеше булып чыкты. Ул безне аңлады. Каршы килмәде. Акыллы сүзен әйтте – гаилә корасыз икән, өйдә бер дин тотарга кирәк, диде. Улының исламга килүенә каршы сүз булмады. Безнең Мамадышка кайтасын белгәч, сабыр булырга тырышты. Евгенийга машина алып бирде. Иптәшкә туганым Айдарны да ияртеп, юлга чыктык, – дип сөйли Энҗе. – Авылдан киткәндә, әнинең: «Ахыры ни булып бетәр инде?» – дигән сүзе ишетелде. Казанга килеп җиткәч, әти шалтыратты. Телефонны куркып кына алсам, ошады әле ул малай миңа, йөзгә кызыллык китермәгез, диде. Бәхетемә чикләр юк иде. Бик шатландым.

Шуннан соң яшьләр Калмыкиягә – Евгенийның әнисе янына юл тота. Энҗене каенанасы бүләккә бриллиант йөзек биреп шаккатыра. Яшьләр никахны май аена билгели. Матур гына тормыш итә баш­лыйлар. Икесе дә эшкә урнаша. Энҗе авырлы икәнен белә. Тик сабыйга туарга насыйп булмый. Энҗе, авыр эш эшләп, хастаханәгә эләгә һәм баласын югалта. Бик озак елый ул. Әмма яшь гаилә ничек тә бу кайгыны җиңәргә тырыша. Ике бүлмәле фатир алалар. Менә шуннан соң бер-бер артлы ике уллары туа. «Ана капиталы» акчасын кушып, фатирларын зурайтырга уйлыйлар. Өч бүлмәлесен алалар. Ремонт ясыйлар, яши башлыйлар. Озак та үтми, фатирның чын хуҗасы табылып, Нармаевларның мошенникка акча күчергәне ачыклана. Гаилә ике бала белән урамда кала. Шул чакта әти-әни­ләре ярдәмгә килә.

– Менә шушы авырлыклар мине дингә китерде. Мин яулык бәйли башладым, намазга бастым. Ирем күптән укый иде инде. Уразалар да тотабыз, биш вакыт намазны калдырмыйбыз, – ди Энҗе. – Шуннан соң озак та үтмәде, мин өченчегә авырлы икәнемне белдем. Әле бит ике баламны да кесеров кисеме белән алганнар иде. Аралары якын. Шуңа да табиблар киңәшеннән башка булмады. Аллаһы Тәгалә ташламады. Мин өченче улымны таптым.

Энҗенең хыялында әле бер кыз үс­те­рү теләге дә бар. Әмма башка бала тап­мас­ка кушканнар. Ятимнәр йортыннан бер кыз алып, аны әниле итү турында хыяллана.­

– Үз бәхете өчен кеше көрәшергә тиеш. Мин Евгенийны сайлавыма бер дә үкенмим. Тормыш безне тагын да якынайтты. Бер-беребезне аңларга, шөкер итәргә өйрәтте. Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тойдык. Иң мөһиме – сау-­сә­ла­мәт булыйк. Ә калганы була аның.

Гөлгенә Шиһапова


4 фикер

  1. Чын моселман гаилэсе❤️Показуха,ясалма булып кылану юк аларда ??????

  2. Матур, тыйнак искиткеч хэр яктан булган гаилэ. Сау сэлэмэт хэм бэхетле булсыннар иляхи 😘 🤲

Фикер өстәү