Татарстанда 100 яшьлек бабайга операция ясаганнар: «Әгәр монда эләкмәгән булсак, бабам исән калмас та иде»

Казан онкология диспансерында Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Михайловка операция ясаганнар. Ул сидек юлындагы таш аркасында шактый интеккән.

100 яшьлек авыруга операция ясау өчен табиблар башта бик озак киңәшләшкән. Уртак фикергә килгәч, онкоурология бүлеге мөдире Айрат Бариев эшкә алынган. Лазер белән операция ясап, бабайга сызлануларыннан котылырга ярдәм иткән.
Михаил Михайловичның оныгы Евгения табибларга үз рәхмәтен җиткерде.
– Бабамны кире бормыйча, әлеге операцияне ясаган өчен алтын куллы табибларга рәхмәт. Операция кадәр бабам каны туктамыйча тилмерде. Хәле беткән иде. Әмма без аны терелтергә тырыштык. Кая гына алып бармадык. Әллә ничә хастаханә бусагасын таптарга туры килде. Инде өметсезлеккә бирелгән идек. Яман шеш авыруына шикләнеп, бу диспансерга җибәрделәр. Әле ярый монда эләктек. Әгәр эләкмәгән булсак, бабам исән калмас та иде, – ди оныгы.


Фикер өстәү