Мунчасыз әбигә авылдашлары бушлай мунча төзеп биргәннәр

Балтач районының Норма авылында яшәүче Нурия Газизова һич уйламаганда мунчалы булып куйган. “Ут тикшереп йөрүчеләр кергәч, мунчам искерде дигән идем. Алар авыл советы җитәкчесенә әйткән, ахры. Радик Шәрипҗанов килде дә, мунча ясатты”, – ди ул.

Норма җирле үзидарәсе әбекәйне кызганган. Мунчаны да тиз ясыйлар. Нурия апа үзе дә яңа мунчасына сокланып туя алмый.

– Әлегә миче юк. Әмма анысын да эшләп бирербез дип торалар. Шаккатмалы хәл. Әнием үлгәнгә дә байтак еллар инде. Бергә яшәүче бабаем Равил бар. Ул да минем төсле авыру. Икебездә группада. Әле менә өем дә искерде. Радик улым анысын да ясатырга тырышырмын дип әйтте. Мин аңа бик рәхмәтле. Мондый җитәкчеләр күп булсын иде, – ди Нурия апа.

Равил абый белән Нурия апага социаль хезмәткәр Гүзәл Шакирова хезмәт күрсәтә. Әбекәй аның эшеннән дә бик канәгать.

– Ашарга пешерә, өебезне тәртипли. Кешеләрнең безгә булган мөнәсәбәтеннән күңел дә тула кайчак. Үз игелекләре меңе белән кире кайтсын, – ди ул.

Норма җирле үзидарәсе рәисе Радик Шәрипҗанов белән дә элемтәгә кердек. Нурия апаның мунча миче дә әзер икән инде

– Егетләрнең бушаганын көтәбез. Нурия Газизоваларның хәлен белергә кергәч, каралты-курасын, мунчасын карап чыктым. Чынлап та, ул мунчада юынырлык түгел иде. Ничек кенә ярдәм итәргә икән дип озак уйладым. Үземнең иске мунча бурасы бар иде. Берничә егеткә Нурия апаларны мунчалы итеп булмасмы дип сүз кактым. Түләү мәсьәләсен сөйләшә башлауга, егетләр бушка эшлисен әйтте, – ди башлык. – Авыл халкы, иганәчеләр ярдәме белән мунча җиткердек.Дөрес, өе дә иске. Торак шартын яхшырту өчен фатирга чиратка куячакбыз. Авыл башлыгы булып эшләгәч, кешеләрне сөендерәсе килә инде. Авылдашлар белән бергәләп тотынганда, эшләү җиңел. Ярдәм кулы сузган һәкремгә чиксез рәхмәт!

Гөлгенә Шиһапова


Мунчасыз әбигә авылдашлары бушлай мунча төзеп биргәннәр” язмасына фикерләр

  1. Яхшы кунгелле икэн авылдашлары. Мучанынг бар жире дэ килгэн , тик бер рэт идэн такталары остисе калган минмчэ. Эби лэукэдэн тошкэндэ абынуы ихтимал.

Фикер өстәү