Татарстанда 5 яшьлек бала катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Кичә, 31 май, кичке 6лар тирәсендә Әлмәт шәһәренең Чулпан урамында ВАЗ21140 маркалы машина йөртүчесе 5 яшьлек баланы бәрдергән.

Машина йөртүче Урал урамы буйлап Оъездная урамы ягына хәрәкәт иткән, Бала юл читендә торган машина артыннан юлга йөгереп чыга. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә баланы травматология бүлегенә озаталар.


Фикер өстәү