Поши зират коймасына асылынып калып җан биргән: «Мондый коймалар хайваннар өчен генә түгел, балаларга да куркыныч»

Социаль челтәрләрдә пәйдә булган койма башында эленеп калган пошиның фотосы күпләрне тетрәндерде. Урман кунагы койма аша сикермәкче булган. Әҗәле зиратта көткән, күрәсең.
– Бу вакыйга кичә Ядегәр авылында килеп чыккан. Безгә иртүк авыл халкы шалтыратып хәбәр итте. Поши баласына – 2 яшь чамасы. Ул урам ягындагы койма аша сикереп, зиратка кермәкче булган. Койма тимерләре үткен булмаса да, арматурадан ясалган. Мал табибы чакыртып, аны үләт базына илттек. Өченче ел эшлим, ләкин мондый хәлнең булганы юк иде әле, – ди Кукмара районының баш аучысы Ленар Галимуллин.
Тик район тарихында бу беренче генә очрак түгел. Моннан биш ел элек 2 яшьлек поши баласы Кукмарадагы рус зиратыннан чыкканда, койма башына эләгеп, җан биргән.
Ленар Галимуллин фикеренчә, арматурадан эшләнгән, совет заманында куелган мондый коймалар хайваннар гомере өчен генә түгел, балаларга да куркыныч. Мондый фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен коймаларны алыштырырга кирәк.

 

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү