Гарасат Рөстәм Нәбиевлар гаиләсенә зыян салган

Кичә көчле давыл аркасында күрше Башкортстанның район-авылларына зыян килгән. Танылган блогер, “ВТ”ның якын дусты Рөстәм Нәбиев гаиләсе дә давылдан зыян күргән.

– Кичә бик көчле давыл булды. Йомырка кадәр боз яуды. Без әлегә Индираның әти-әнисендә. Рапат авылында. Давылдан соң агачлар авып бетте. Күп кенә машиналарга зыян килде. Ут та сүнде. Ул әле дә юк. Безнең ике зур тәрәзә ватылды. Җил аны алып ташлады. Иминият оешмасына шалтыраткан идек, әле җавап юк. Шәһәргә китәргә җыенмыйбыз. Давыл булса да, күңелдә бәйрәм. Бүген әтинең (Индираның әтисенеке) туган көне. 65 яшь. Алла бирса, туган көн уздырырга җыенабыз, – ди ул.

 


Фикер өстәү