Чөгендерле запеканка ясау ЫСУЛЫ

Гөлшат Хисмәтуллинадан чөгендерле запеканка ясау рецепты белән бүлеште.
Кирәк булыр: фарш, суган, кишер, бәрәңге, чөгендер, майонез, тоз, борыч.

Фаршны тоз, борыч белән болгатып, табага җәябез, өстенә вак итеп туралган суган, суган өстенә угычтан чыгарылган кишер, аннары түгәрәкләп туралган бәрәңге, аның өстенә тоз белән борыч сибәбез. Иң өске катка угычтан уылган чөгендер, майонез сылап, духовкага тыгып куябыз. 200 градуста 50 – 55 минут пешерәбез.


Фикер өстәү