Зөфәр Хәйретдинов: «Яшермим, баштарак ышанмадым»

Казанның Плодопитомник бистәсендә бер кечкенә генә күлне шәһәр хакимияте чистартып киткән. Күл матурланып калган, хәтта үрдәкләр дә күченеп килгән.

– Узган ел ул ташландык хәлгә калган иде. Җитмәсә, кемдер бу күлне коймалар белән әйләндереп тә алды. Халык исә, күлсез калуга борчылып, тавыш куптарды. Шәһәр хакимияте безне ишетте, – ди шунда яшәүче Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов. – Күлнең исеме юк. Әмма аның янәшәсендәге урамны Күлле дип атап йөриләр. Исемсез булса да, күл картада бар үзе. Элек без күл буена еш йөри идек. Менә тагын рәтләп җибәргәннән соң тагын бу гадәтне кертербез дип уйлап торам.
Зөфәр абый әлеге күлне җыештырып киткән эшчеләргә, Казан хакимиятенә бистә халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде.
– Алайса, гел хакимиятне сүккән булабыз. Яшермим, баштарак ышанмадым. Халыкның гозерен тыңлап, күлне яңартырлар дип уйламадым. Әмма алар шаккаттырды. Күл буе ялт итте. Мондый эшләрне күреп күңел сөенә, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү