Кризистан тиз генә чыгып булырмы?

Көнбатыш дөньясы ярсыган һәм шаулаган бу чорда, Россиядә үзизоляция тотрыклылыгы хөкем сөрә. Әйе, кесәләр такырайды, товарларга ихтыяҗ кимеде, әмма без шөкер һәм сабыр итәбез.

«Ромир» консалтинг компаниясе сораштырулары шуны күрсәтә: россиялеләрнең 47 проценты, авырлыклар әле алда, дип саный икән. Халыкның яше дә, карты да  – билләрне кысып буу, кесәләрне капшап, акчаны сак тоту тарафдарлары, ди. Мәскәүдә яшәүчеләрнең 6 проценты, россиялеләрнең 4 проценты байлыклары артуын белдергән. Халыкның 84 проценты кризисның хәлләренә үзгәреш кертмәвен әйткән. Аларның мондый раслаулары Хуҗа Насретдинның: «Картайгач та көчем яшьлектәгечә калды. Капка төбендәге ташны яшь чакта да күтәрә алмый идем, хәзер дә күтәрә алмыйм», – дип әйтүенә тәңгәл килә диярлек, чөнки ул күпчелекнең банк хисапларында запас акчасы юк һәм беркайчан да булмаган. Элекке юклык белән хәзерге юклык тигезләшкән инде шулай.

Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина ханым да, тотрыклылык озак булыр, кризистан тиз генә чыга алмабыз, дип уйлый. Үткән җомгадагы матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде. Үзәк банк икенче кварталда икътисад түбәнәюе – 8 процент, еллык тәгәрәү 5-6 процент булыр дип көткән, әмма чынбарлык аяусызрак икән. «Без икътисадның тиз генә күтәрелүен көтмибез, чөнки мәсьәлә монда ихтыяҗның ни дәрәҗәдә тиз торгызылуында түгел, ә товар тәкъдим итүнең билгесезлектә калуында да», – диде ул. Нәбиуллина әйткән сүзләрнең соңгы өлешен гадиләштерсәк, сәнәгать безгә кирәкле товарларны тиешле күләмдә җитештерә алмый дигән мәгънә килеп чыга. Предприятиеләрнең һәм җитештерү мәйданнарының туктап калуы домино эффекты бирә, дип саный Үзәк банк рәисе. Җитештерү чылбырындагы предприятиеләрнең берсе генә аяклана алмаса да, бөтен чылбыр туктап кала. Нәбиуллина ханымның тел төбенә менә шундый мәгънә салынган. Моны инде без болай аңлыйбыз: безнең кесәләрдә акча булса да, сатып алырга товар булмаячак. Әмма совет чорының мәшһүр дефицитыннан безне бер нәрсә коткара: бәхеткә, товар гына түгел, безнең кесәләрдә акча да юк һәм тиз генә булуы көтелми дә. «Бәхет булмас иде, бәхетсезлек булышты» дигәнне менә шундый итеп тә аңлап була. Акча булса, товар булмас иде, икесе дә булмагач, үлчәү тәлинкәсе тигезләнә дә куя. Россиядә инфляциянең тарихи түбән дәрәҗәсе дә шуның белән аңлатыла.

Өметсезлеккә бирелергә ярамый ләкин. Нәбиуллина ханымның фаразлары караңгы түгел. Әйе, без тиз генә сикереп өскә чыга алмаячакбыз, әмма югарыга таба салмак хәрәкәт дәвам итәчәк. Икътисад ташбака адымнары белән булса да күтәреләчәк.

Рәсми мәгълүматлар шуны күрсәтә: апрель аенда икътисад 12 процентка түбәнәйгән, ваклап сату 23,4 процентка кимегән. Май статистикасы әле эшләнеп бетмәсә дә, белгечләр түбәнгә төшү тагын да көчәйгән булу ихтималын әйтәләр. Тик иң мөһиме бит бу түгел. Иң мөһиме: без яшибез.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү