Ерагаю (Булган хәл)

Бик күп кеше балачагын сагына. Ул елларга күңелдән генә булса да, кайтып, татлы хисләр кичерәсең. Ильвинаның гына балачакка борылып та карыйсы килми. Кире кайту мөмкинлеге булса, аяк та атламас иде.

Нигә кайтырга анда? Кимсетелү, читкә тибәрелү, тел белән дә, кул белән дә рәнҗетелү, үзеңне кирәксезгә, артык кашыкка санау… Шул авыр тойгылар кияүгә чыгып, әни булгач кына, азрак онытыла төшә. Ярый әле, ире, каенанасы аны аңлый торган яхшы күңелле кешеләр булып чыга.

Аңа ата-аналы гаиләдә үсәргә насыйп булмый. Ул әтисе белән әнисе үсмер чакта ялгышлык эшләгәннән соң дөньяга килә. Көтеп алынган бала да, мәхәббәт җимеше дә түгел. Әнисе – унбиштә, әтисе – уналтыда чакта кылынган очраклы, ялгыш адым. Үсмер кыз балага узганын соң белә. Егетнең гаиләсе улларын өйләндерергә теләми, үзе дә моңа әзер булмый. Әнисе Ильвинаны 6 айдан таба. Җитлекмичә туган нәни кызчыкны бер җәйге кичтә егете яшәгән йорт ишегалдында ташлап китә. Төргәктә язу калдыра. Үзе суга төшкән кебек юкка чыга.

Боларны Ильвина әбисе сөйләвеннән белә. Бу йорттагылар аны какмый-сукмый, ләкин юньсез анадан тууын, ташландык булуын гел искә төшерәләр. Бала өйдә сирәк күренгән әтисеннән дә наз, ярату тоймый. Ул озакламый бер хатынга йортка кереп, шунда күчеп китә. Ильвина моңсуланган вакытларда буй-буй кәнәфер чәчәкләре төшерелгән кашага белән капланган аралыкка кереп күңелен бушата: тавыш-тынсыз гына туйганчы елый. Күз яшен беркемгә күрсәтми. Бәлки ятимәнең яшь түгүен күргәннәрдер, тынычландырырга кирәк тапмаганнардыр. “Мин, күбрәк, әнине юксынып еладым. Үзе янына алып китсен иде, күрше кызларыныкы шикелле матур күлмәкләр тегеп кидерсен, мине яратсын иде, дип теләдем”, – ди Ильвина.

Әнисе янда булса, балалар бакчасында да, какмасалар-сукмаслар, тәрбияче апаларга да, сөйкемсез сөяк булып күренмәс иде. Бер тәрбияченең явызлыкларына исең китәрлек. Астын юешләткән балаларның караватына Ильвинаны яткыра ул. Тегеләр кызның коры урынына күчә. Мондый хәл берничә тапкыр кабатлана. Кышкы салкын көннәрдә бакча ишегалдында йөргәндә, бияләен онытып калдырган балаларга Ильвинаныкын салдырып кидерә. Кызның кулы зәңгәрләнеп, күшегеп бетә. Алар кайсы кая җитәкче балалары булган икән. Ильвинаның яклар кешесе юк. Чит-ятлар кыерсытып, җаны-тәне әрнегәндә, тагын күңеленнән әнисен чакыра ул.

Балачак хыялы чак кына тормышка ашмый. Кызга дүрт-биш яшьләр булгандыр, беркөнне төш вакытында ашыга-кабалана яшь кенә хатын килеп керә. Кулында кысып кочаклаган кечкенә баласы да бар. “Кызым, киен, мин – әниең, сине алырга килдем, юлга ашыгам, поездга өлгерергә кирәк”, – ди. Ильвина корган планнар буенча, ул шунда ук аның кочагына ташланырга, әнием шундый сагындым, дип әйтергә тиеш иде. Юк, тормыш кино түгел, алай була алмый икән. Кыз баскан урынында тораташтай катып кала… Хатын аның башыннан сыйпагач та, ул халәттән арына алмый. Бу хатынга карата бернинди якынлык та юк. Анасы кулының йомшаклыгын да, җылысын да сизми бала. Китми Ильвина аның белән. Чит кеше белән ничек китә алсын?! Әбисенең: “Аңа баласын карарга хезмәтче кирәк, син кирәкмисең. Бик сагынса, алданрак кайтып алыр иде, барлыгыңны да белмәде, сыңар конфет та җибәрмәде. Ана түгел, күке ул”, – дигән сүзләре әле дә булса, колак төбендә яңгырап тора.

Анасы башка бер тапкыр да кызы янына килми. Күчтәнәчләр салмый, әбисе әйтмешли, сыңар конфет та китерми. Ильвина да очрашырга сәбәп эзләми. Теге күрешү булмаса, бәлки гел анасын юксынып яшәр иде. Ана белән кызның арасын ерагайтырга, нәсел җепләрен өзәргә дүрт-биш ел җитә икән, якынаерга гына бер гомер дә җитмәс кебек…

Фәния Арсланова   

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү