Мәскәү өлкәсенең Расторгуево станциясендә платформага керергә җыенган ике баланы электричка бәрдереп киткән. 2008 елда туган малай фаҗига урынында ук һәлак булган, ә 2007 елда туган кыз хастаханәгә озатылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Балалар Мәскәүдән Ожерелье станциясенә таба хәрәкәт итә торган электричка астына эләккән.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эше бара.