Кетердәп тора торган итеп кыяр тозлау ЫСУЛЛАРЫ

Теплицада кыярлар өлгерде. Шулай икән, тәмледән-тәмле рецептлар буенча яшелчәне тозларга-маринадларга вакыт!

Кайнар суда тозлау
Банкага яки башка савытка бер-ике карлыган яфрагы, 1 чия яфрагы, берничә укроп яфрагы, зур бер сарымсак теше (урталай бүлеп), шулай тәмләткечләр: 5 түгәрәк кара борыч, 2 хуш исле түгәрәк борыч, 1-2 канәфер бөресе (теләгегезгә карап), 1 чәй кашыгы бөртекле гәрчич яисә кориандр салабыз.
Кыярларны юып, яфраклар-тәмләткечләр янына тыгызлап тутырабыз һәм өстенә кайнар тозлык агызабыз.Тозлык ясау өчен кайнап чыккан 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз салабыз.
Тозлык суынгач, банканы пластмасса капкач белән каплап, суыткычка алып куябыз.

Целлофан капчыкта тозлау
Кыярларны юып, һәркайсын урталай бүләбез дә ныграк целлофан капчыкка тутырабыз. Кечерәк кенә берәр бәйләм укроп һәм петрушка (ваклап турап) һәм 6 теш сарымсакны шунда салабыз. Бер аш кашыгы тоз өстибез (1 кило кыярга – бер аш кашыгы тоз исәбеннән). Авызын бәйләп, капчыкны яхшылап селкибез һәм суыткычка алып куябыз. 4-5 сәгать узгач, капчыкны тагын селкибез. Болай эшләгәндә, кыярлар сок бүлеп чыгарып, сок тоз белән кушылачак һәм ул кыярларга сеңәчәк. 8-12 сәгатьтән соң кыярлар әзер булачак.


Фикер өстәү