Илдус Җиһаншин: «Без кешедән киммени?»

Чирмешән районының Әмир авылында яшәүче Илдус Җиһаншин озак еллар шофер булып эшләгән. Аны аягында гангрена башлану, хәтта сул аягын төптән кисүләре дә машинадан аера алмый. Операция җөе төзәлгәнче үк «Шевроле Нива»ны үзенә яраклы итеп көйләп, рульгә утыра ул.

Илдус абый 12 июньдә 60ны тутырган. «Шактый булды инде, зарланмыйм, – ди ул. – Әти 44 яшендә үлеп китте. Аннан 16 ел озаграк яшәлгән». Әтисен искә алуы да очраклы түгел. Ул – сугыш инвалиды, бер аягын фронтта калдырып кайта. Шул килеш авылда хисапчы булып эшли. Бик күп кешегә игелеге тия. Илдус абый да, язмыш сынавына бирешми. Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсендә аягын кисәләр. Операция ясаган хирург: «Бик тырышсак та, саклап кала алмадык», – дип борчыла. «Мин, беркемне дә гаепләмим, табибларга рәхмәттән башка сүз юк. Шофер булып эшләгәндә салкын тигән. Сәламәтлегеңне югалтасың икән, сәбәпне бары үзеңнән эзләргә кирәк», – ди әңгәмәдәшем.

Аннан: «Авыр булгандыр, ничек яңадан тормышка кайттыгыз?» – дип сорадым. «Минем – терәгем нык: хатын, балалар. Өч бала үстердек, җиде онык бар, барысы да якын итә», – ди Илдус абый. Сөйләшкәндә хатыны, балаларын берничә кат искә алды ул. Нурсинә апа белән 37 ел гомер иткәннәр. Нурсинәсе Казанга хастаханәгә барган саен аңа ияреп чыгып китә, авыр чакта гел янәшәсендә. Илдус абыйга икенче аягындагы тромб та тынгылык бирми. Казан белгечләрендә тикшеренеп тора.

Бер аяклы килеш машинага күчеп утыруын да гадәти нәрсә итеп сөйли. «Нинди генә хәлдә дә, үзеңне карарга, яшәргә өйрәнәсең. Башкалар күзенә карап ятасы килми, – ди ул. – Гел районга чыгып кителә, анда мине кем йөртеп бетерсен. Култык таякларын да үзем белән йөртәм». Җиһаншиннар гаиләсенә быел коронавирус зәхмәте дә чак кына тими кала. Казандагы 7 нче хастаханәдә ятып чыкканда, замана чиренең кыза барган мәле була. Дәвалау оешмасында, сырхаулар белән контактта булгансыз, дип шикләнеп, аны Әлмәттәге хастаханәдә 14 көнгә карантинда тоталар. Ике тапкыр анализ алалар: шөкер, йогышлы чир тапмыйлар.

– Аякны кискәч тә, ул кадәр борчылмаган идем, – ди Илдус. – Коронавирус дигән сүзне ишеткәч, күздән яшь килде. Хатыннан, балалардан аерым җирдә үләм икән, дип курыктым. Парлы ир-атны Аллаһы Тәгалә хатынсыз калдырмасын. Нурсинәдән 15 минут алданрак үлсәм иде, дигән теләгем бар. Ник алай, дип сорыйсызмы? Хатын 15 кенә минут булса да, ирсез торуның рәхәтен белеп калсын…

Хатынына бәйлелек аның белән генә бетми әле. Ул элек читкә йөреп эшләгән. Иртүк чыгып киткән, төнлә кайтып кергән. Хатыны чыгып озатып калган, чыгып каршы алган. «Бакчадан юл ясаган идем, кырдан «УАЗ» белән туп-туры шунда килеп керәсең, – ди Илдус абый. – Юл турысын – туры, тик баткак иде. Шуннан үткәндә еш батып кала идем. Балаларның кечкенә чагы иде әле. Хатын: «Әтиегез кайта, машинасы тагын батар инде», – дип әйтә икән. Кечкенә улым: «Батса соң, трактор өйдә бит, җылытып торасы юк, этеп чыгарыр», – дип җавап биргән. Трактор дигәне, әнисе инде. Ул мине этте дә, тартты да, казып та чыгарды. Минем хатын кирәксә, тракторны да алмаштыра».

Нурсинә апа һөнәре буенча – кибетче, хәзер почтада эшли. Хатларны, газета-журналларны таратышырга Илдус абый булыша. Ул – авыл җирлеге депутаты да. Бу уңайдан киңәшергә, ярдәм сорарга килүчеләр аз түгел. Авыл халкы аңа 80 яшьне тутырган Латыйп исемле ялгыз бабайга булышканы өчен аеруча рәхмәтле. Бабай иске өендә бер ялгызы яши, бала-чагасы, туганнары юк, чыгып, аралашып йөрми, өенә кеше кертми. Ярдәм итәргә теләүчеләрне, барыгыз, йөрмәгез, өегездә эшегез беткәнме әллә, дип кире бора. Илдус абый, хатыны Нурсинә апа пенсия бирергә барганда, аңа иярә һәм бабай белән уртак тел таба.

– Өендә уты да, газы да юк икәнен белә идем. Бервакытны морҗасы да ишелеп, миченә яга алмый башлады. Болай булмый бит инде, Латыйп бабайның өен рәтләргә кирәк, дип район башлыгына кердем, – ди депутат. – Җитәкче – Фердинант Дәүләтшин иде, тәкъдимне хуплады. Йортны төзекләндерергә 138 мең сум акча бирде. Йортның идәнен, тәрәзәләрен алмаштырдык, мич куйдык. Өе яктырып, җылынып китте.

Бер яхшылык икенчесен тарта, диләр бит. Йорты рәтләнгәч, бабайга авыл халкының да игътибары арта: киемнәр китерәләр, ризыклар ташыйлар. Күрше егетләре мунчага алып кереп юындыра. Кыскасы, бабай ялгыз түгел.

Илдус Җиһаншинның тормыш девизы бик гади:

– Төшенкелеккә бирелмәскә, эчеп-тузып йөрмәскә, мин кешедән ким дигән уйны башка кертмәскә! Кәеф төшкәли инде, сызланудан да, бүтән сәбәптән дә… Башны салындырып утырырга ярамый, торып бас, синең эшне кеше эшләмәс, дип үземне бик тиз җыям. Иң мөһиме: Нурсинәм янда булсын! – ди ул.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү