Җиләкчеләр: «Үрмәләп  тә, аунап та, ятып та җыябыз»

«Безнең якта  җиләклек бүлешү, көндәшлек дигән нәрсә юк. Каен җиләге барыбызга да  җитә.Үрмәләп  тә, аунап та, ятып та җыябыз. Үзенә күрә бер рәхәтлек бу», – ди Балык Бистәсенең Казаклар авылында яшәүче Сәрия Шәрәфиева. Моңа кадәр җиләк саткан акчага   ял итәргә барганнар. Быел да  Кырымга туганнарына кунакка җыеналар.

– Җиләк җыеп, өй салып яки машина алып буламы? – дип сорыйм Сәрия ханымнан.

– Аның кадәр үк зурдан кубып булмый. Әмма бик тырышсаң, көнгә 5-6 мең сумлык табыш алырга мөмкин. Күп дигәндә, 10 меңлек саткан бар. Заказлар күп, җыеп кына өлгер. Кем алдан сорый, беренче чиләк шуңа эләгә. Элек юл буена  чыгып сатсак, хәзер өйгә килеп алалар, – ди ул.

Былтыр каен җиләге аз булса, быел  шулкадәр күп икән. Ире Гомәр абый барыннан да җитезрәк. Тик умарта тоткач, сахраларда йөрергә вакыты гына аз кала. Кызы Зәлия, улы Илназга да бу шөгыль ят түгел. Кечкенәдән  әниләренә ияреп, 7 литр чиләкне тутырганнар.  Шәрәфиевләрнең җиләк белән җенләнә башлавына әле 4-5 ел гына. Аны ерактан эзләп тә йөрисе булмаган. Күки авылы янындагы тау битендә мыж булып үскән җиләккә юлыкканнар.

– Менә бу ичмаса җиләк! Авыл кешеләре ничек  белми икән дип, шаккаттык. Көнгә хәтта икешәр тапкыр барып, 20 шәр литр җыеп кайта идек. Кырда кабан дуңгызы да күргән бар, ул үзе  бездән куркып качты. Соңрак башкалар да белде бу җирне. Хәзер анда  күп йөриләр. Без исә бөтенләй кеше аягы басмаган  җиләклек таптык. Күпме җыйганны чутлаган юк. Болында гына йөреп булмый, эшкә дә барырга кирәк бит. Хәләл кафеда эшлим, – ди  Сәрия ханым. – Яңгыр коеп яуганда да жыйган бар жиләкне.  Чүп чиләгенә киертә торган пакетны тишеп, баш һәм кул тыгарга  тишекләр ясадык та, өскә кидек. Тик файдасы гына тимәде. Яңгыр суы бутый эчләренә тулып, салкыннан күшегеп беттек. Әмма өйгә кайтырга ашыкмадык. Жиләк шундый нәрсә ул, аның сихри тарту көче бар.

Көндәшлек дигән нәрсәне дә белми Шәрәфиевләр. Әйдә, безгә җиләккә дип, туган-тумачаларын, дусларын да кунакка дәшәләр. Балтачта яшәүче  апалары да чиләкләрен тутырып китә икән.  Килү генә түгел, җыярга да кирәк. Сабырлыгың җитмәсә, әллә ни кыландырып булмый.

Сатарга да, ашарга да җитә. Җәй тик ятмасаң, кыш буе җиләк ашыйсың. Кышка төеп тә куялар, кайнатмасын да ясыйлар икән.

– Жиләктән кайтуга, ярты стакан каен җиләгенә шикәр комы, сөт салып, блендерда болгатып, коктейль ясап эчәбез. Бик файдалы, тимер күп. Гемоглобины түбән булган кешеләргә аеруча яхшы. Бик тиз хәл кертә. Аны эчкәч, арыганнар бетеп, тагын җиләккә барасы килә башлый, – ди Сәрия Шәрәфиева.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү