Бик тәмле итеп сельд һәм скумбрия тозлау ЫСУЛЫ

“Малосольный” итеп тозлау  өчен бер кило сельд яки скумбрия кирәк.

Балыкны чистартып, башын кисеп ташлыйбыз. Чәнти бармак озынлыгында кисәкләргә бүләбез. Суганны боҗралап турыйбыз. Балык белән суганны берәр литрлы ике банкага, чиратлаштырып, тыгыз итмичә генә, катлап урнаштырабыз.

Өченче банкада (монысы да – бер литрлы) тозлык әзерлибез. Банкага 800 грамм кайнаган су салабыз, ​​​​​​ икешәр аш кашыгы (өймичә генә) шикәр комы, тоз, 9 процентлы аш серкәсе өстибез. Яхшылап болгатабыз һәм тозлыкны ике банкага тигезләп салабыз. Капкач белән ябып, кул белән селки-селки, тагын бер кат болгатабыз да 6 сәгатькә суыткычка куябыз. Шуннан тозлыкны, банка төбендә бераз гына калдырып, саркытабыз, үсемлек мае өстибез. Бәрәңге белән ашау өчен искиткеч тәмле ризык!

Суган кабыгы белән скумбрия әзерләү

Кирәк булачак: уртача зурлыктагы 1 балык, бераз суган кабыгы, 5 аш кашыгы тоз (өймичә генә), 1 литр су.

Эш барышы. Суган кабыгын юып, бераз гына суда тотабыз. Шуңа тоз салып, утка куябыз. Кайнап чыккач, скумбрияне салабыз һәм төп-төгәл 3 минут пешерәбез (балык уртачадан зуррак булса – бераз гына озаграк тотабыз).

Балыкны судан алып, тишекле чүмечкә салабыз. Тозлыгы саркып беткәч, табынга кую өчен әзер дигән сүз.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү