Россиядә аз керемле гаиләләрдән балалар бакчасы өчен түләү алмаска тәкъдим иттеләр. Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ирина Волынец Дәүләт Думасына шул хактагы инициатива белән чыкты дип хәбәр итә RT телеканалы.
Илкүләм ата-аналар комитеты рәисе фаразлавынча, әлеге карар аз керемле һәм балалары булган гаиләләргә сизелерлек ярдәм була алыр иде. Бу айлык керемнәре ике яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләргә кагыла.