Ана капиталы турында 5 сорауга ҖАВАП

Сорауларга Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре Гөлия Хәкимова җавап бирә.

  1. Гаиләдә ике бала туса, ана капиталы сертификаты кайсына һәм ничек бирелә? Ул сумма ике тапкыр артамы?

– Ана капиталы сертификатын бала түгел, анасы ала. Ул сирәк очракта гына гаиләнең башка әгъзасына бирелә. Шуңа күрә, кайсы бала алачак, дигән сорауның әһәмияте юк һәм игезәкләр өчен акчаның күләме ике тапкыр артмый. 2020 елның 1 гыйнварыннан гаиләдә игезәк бала туса, алар өчен гаиләгә биреләсе ана капиталы суммасы 616617 сум тәшкил итә.

  1. Ана капиталын инвалид баланың кирәк-ярагы өчен тотарга мөмкин. Ул хисапка товарны нинди суммада һәм ничә тапкыр алырга ярый?

–  Аңа бернинди дә чик куелмаган. Инвалид бала өчен товарларны ана капиталы акчасына кирәк кадәр һәм теләгән вакытта алырга мөмкин.

  1. Ана капиталы сертификатын тиешле максатта куллану өчен бер тапкыр гариза язгач, аны үзгәртергә мөмкинме? Мәсәлән, торак шартларын яхшырту өчен дип язгач, баланың укуы өчен түләргә, дип үзгәртергә рөхсәт ителәме?

– Әйе, моны эшләп була. Аның өчен Пенсия фонды бүлегенә ике гариза тапшыралар. Берсе – элек язганны юкка чыгару өчен, икенчесе – яңа максатны күрсәтеп. Тик аны беренче гариза өчен акча күчеп өлгергәнче эшләргә кирәк. Акча күчсә, кире кайтарып булмый.

  1. Ана капиталы акчасын бакча төзелеше өчен тотарга ярыймы?

– Әйе, гаилә ул акчаны бакча кишәрлегендәге йорт төзелеше, аны төзекләндерү өчен тота ала. Бу очракта таләп элеккечә кала: ул йорт балалар белән бергә яшәү өчен яраклы булырга тиеш.

  1. Йорт өчен кредит килешүе каенанама рәсмиләштерелгән. Ул кредитны миңа бирелгән ана капиталы акчасы белән капларга мөмкинме?

– Юк, болай эшләргә рөхсәт ителми, чөнки сертификат акчасын ул максатта кулланыр өчен кредит килешүе баланың әнисенә яки әтисенә рәсмиләштерелгән булырга тиеш.

Язманы Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү