• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Бәйсез буласы килә: Татарстан башкаласында цифрлаштыру турында сөйләштеләр

    Бәйсез буласы килә: Татарстан башкаласында цифрлаштыру турында сөйләштеләр

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

    Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

    Гөлнур Сәлимгәрәева: «Ике көндә  160 банка гөмбә әзерләдем»

    Гөлнур Сәлимгәрәева: «Ике көндә 160 банка гөмбә әзерләдем»

    Нефть бәясе үсә, ашлыкныкы төшә…

    Нефть бәясе үсә, ашлыкныкы төшә…

    Үтерелгән 8 кыз җаны  Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән 

    Үтерелгән 8 кыз җаны  Туймәт авылы кешеләренең төшенә кереп йөдәткән 

    Цифрлы паспорт кәгазьдәгесен бетермиме?

    Цифрлы паспорт кәгазьдәгесен бетермиме?

    Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр: «Рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!»

    Махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр: «Рухландырып торуыгыз өчен бик зур рәхмәт!»

    Муллага да аш кирәк

    Муллага да аш кирәк

    Марат Кәбиров: «Хикәяң миңа аякка басарга ярдәм итте дип, акча күчергән»

    Марат Кәбиров: «Хикәяң миңа аякка басарга ярдәм итте дип, акча күчергән»

    «Ак барс»ның яшь җанатары турында әнисе: «Сөйләшә белми иде, әмма кулына кәшәкә тота белде»

    «Ак барс»ның яшь җанатары турында әнисе: «Сөйләшә белми иде, әмма кулына кәшәкә тота белде»

    «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар: «Бәхет үз кулыбызда!»

    «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналында катнашучылар: «Бәхет үз кулыбызда!»

    «Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар

    «Санлы» дөнья сансызлыклары: «Андроид»ка 15 яшь тулу уңаеннан уйланулар

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Ангинадан коткара торган 4 ЫСУЛ

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Инҗир ашагыз: иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый, кан басымын көйли

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

    Бакчачы  Морис Нәгыймов: «Сентябрь – куак утырту өчен иң шәп вакыт»

    Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ

    Баланнан желе ясау ЫСУЛЫ

    Яранга йод кирәк

    Яранга йод кирәк

    Организмга хәл кертүче төнәтмә РЕЦЕПТЫ

    Организмга хәл кертүче төнәтмә РЕЦЕПТЫ

    Бик тәмле мантый камыры ясау ЫСУЛЫ

    Бик тәмле мантый камыры ясау ЫСУЛЫ

    Ревматолог Елена Василова: «Буын авырулары дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөреслеккә туры килми»

    Ревматолог Елена Василова: «Буын авырулары дәвалауга бирешми дигән сүзләр дөреслеккә туры килми»

    Стресс кичерсәң, сула! (КҮНЕГҮЛӘР)

    Стресс кичерсәң, сула! (КҮНЕГҮЛӘР)

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР Дәүләт Советы карарлары
    • ТР законнары
    • ТР Рәисе указлары
    • ТР Хөкүмәте карарлары

    ТР Законнары (14.09.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (14.09.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (07.09.2023)

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ РӘИСЕ УКАЗЫ (25.07.2023)

    ТР Законнары (21.07.2023)

    ТР Дәүләт Советы карарлары (13.07.2023)

    ТР Законнары (13.07.2023)

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (06.07.2023)

    ТР Законнары (20.06.2023)

  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

VkontakteFollow on VkontakteYouTubeFollow on YouTubeRSSFollow on RSS
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Төп

64 ел бергә яшәгән Ләлә һәм Наил Сабировлар: «Без балалар белән бәхетле»

- ieditor
08.07.2020
- Төп
0
64 ел бергә яшәгән Ләлә һәм Наил Сабировлар: «Без балалар белән бәхетле»
0
Карулар
Share on Twitter

Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Татарстанда матур, үрнәк гаиләләр бик күп. Исемнәре республика күләмендә билгеле шәхесләр дә байтак. Арчада яшәүче Ләлә һәм Наил Сабировлар да шундыйлардан. Алар бергә кулга-кул тотынышып 64 ел гомер итәләр. Күпме ул дигәч, 64 көн кебек сизелмичә үтеп китте диләр.

Еллар ничек яшәсәң дә уза, вакыт тәгәрмәчен туктата торган түгел. Аны Сабировлар шикелле үкенмәслек итеп, картлык көндә дә, без бәхетле, дип үтәрлек булсын иде. Алар белән гаилә тормышы, балалар тәрбиясе турында да сөйләштек. Бу хакта сүз чыккач, Наил абый, ике дә уйламыйча:

– Без, әти-әнигә нинди карашта булдык, балалардан да шуны күрәбез, – диде. – Безнең тәрбия шундый иде: олыны – олы, кечене кече итәргә, хөрмәт күрсәтергә. Әти-әниләр белән гел йөрештек, олыгайган көннәрендә карадык, бәхиллекләрен алып калдык. Сүз сөйләп утырып кына балага акыл керми. Ул сине күреп үсә һәм шуны кабатлый. Гаиләдә генә түгел, эштә дә намуслы булырга кирәк.

Наил абый гаилә корганда Әтнәдә райком секретаре була. Ләлә апа да, төшеп калганнардан түгел: аңа «Шахтер» колхозында башлангыч комсомол секретаре вазифасын йөклиләр. Икесе дә – җәмәгать эшендә актив, башкаларга һәр яктан үрнәк. Ләлә апа лаеклы ялга чыкканчы китапхандә эшли. Гаилә хуҗасының күпеллык хезмәте җитәкчелек белән бәйле. Ул 80 яшен тутыргач кына ял турында уйлана башлый. Хезмәт кенәгәсендә 64 ел стаж теркәлгән.

«Чулпан» колхозы турында кайта-кайта искә алырлык. Наил абый анда 34 ел рәислек итә. Колхозга җитәкче буларак, 28 яшендә билгеләп куялар. Аңа кадәр килгән җитәкчеләр авылда озак тоткарланмаган. Ул елларда ике ел саен отчет сайлау җыелышы уздыралар. Халык җитәкчене үзе сайлап куя. Наил Сабиров авыл кешесенә ничек ярый алган соң? Юк, ярарга тырышмаган, ярарга тырышып кына, ул урында озак утыра алмас иде. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләүче авыл халкының тормышын яхшыртырга керешкән ул. Эшләгән өчен хезмәт хакы түли башлаганнар, авыл урамнарына электр үткәргәннәр. Әтнә районының «Искра» колхозын җитәкләүче, ул чагында СССР халык депутаты да, Фәйзи Галиев үз хуҗалыкларына газ үткәргеч торбалар суза башлагач, икенчеләрдән булып, «Чулпан» кешеләре газга тиенә. Шул елларда авылда пекарня төзетәләр. Хезмәт кешесенең сәламәтлеген тикшереп, барлап торучы амбулатория барлыкка килә. Наил Сабировтан балаларга да бүләк кала. Каенсар урманы тирәсендә пионер лагере биналары коралар. Аның яхшы даны тиз тарала: укучыларны башка районнардан да ял итәргә җибәрәләр.

Колхоз рәисенең эше гомер-гомергә иртәнге дүрттә, биштә башланды. Иртүк ачы таңда нәрәткә дип чыгып киткән ирен Ләлә апа көне буе күрми диярлек. Аның кайчан кайтып керәсе дә билгеле түгел. Ирен сирәк күрү – колхоз рәисе хатынының өлешенә тигән көмеш инде ул. Ләлә апа зарланмый: «Кемгә кияүгә чыкканны, кем белән яшәгәнне белдем бит», – ди елмаеп. Өч баланы бер дигән итеп үстерергә дә, хөкүмәт эшендә эшләргә, әти-әниләренә булышырга да вакыт таба Ләлә апа.

Ул заманнарда тиз генә шалтыратырга кулда телефон да юк. «УАЗ» машинасын «Чулпан»да 7-8 ел эшләгәч кенә алырга мөмкинлек туа. Аңа кадәр атта йөриләр, аннары мотоциклга күчеп утыралар. Сабировлар гаиләсе турында сүз алып барганда, хезмәт эшчәнлеге турында иркенләп язуыбыз юкка түгел. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, үрнәк гаиләнең балалары да, ата-аналары язмышын кабатлаган: илдә-көндә ихтирамлы, исемнәре билгеле шәхесләр. Олы уллары Рөстәм озак еллар «Татнефтепродукт» оешмасында җитәкчелек иткән. Илһам  хезмәт юлын авыл хуҗалыгында механик булып башлый, хәзер – «Арчанефтепродукт» оешмасы генераль директоры. Кече уллары Азат – Казандагы 9 нчы сырхауханә баш табибы. Барысы да –атказанган хезмәткәрләр: өлкән Сабиров һәм кече уллары Азат – Россиянекенә, Ләлә ханым белән Рөстәм, Илһам Татарстанның дәрәҗәле исемнәренә лаек булган.

88 яшьне тутырган Наил абыйдан һәм 86 яшьлек Ләлә ападан, бәхет формуласы турында да сорашкач, олыгайган ата-анага әллә нинди затлы бүләкләр кирәк түгеллеген аңладык. Алар улларының тәртипле, намуслы булуы белән горурлана.

– Без балаларыбыз белән бәхетле, – диде, икесе дә, бер сүздә булып. – Адәм баласы кайда, кем булып эшләсә дә, башта тәртип ягын кайгыртырга тиеш. Тәртипле кешенең гаиләсе дә, эше дә уңа. Тылың нык булса, куйган максатларга ирешергә җиңелрәк. Җир йөзендә һәр кеше эшен, вазифасын җиренә җиткереп башкарырга тиеш. Шулай булганда гына алга китеш сизелә. Гаиләдә иргә дә, хатынга да бертөрле тигез карарга, бер-береңнең сүзен тыңлый белергә, сабыр итәргә.

Кеше өчен – алтыннан да кыйммәтле киңәшләр. Һәркемнең дә шундый акыллы киңәш бирерлек, киләчәк буынны үзенең эше үрнәгендә тәрбия кылырлык алтын баганалары – Сабировлар шикелле ата-анасы булсын иде!

Фәния Арсланова   

Тэглар Фәния Арсланова
TweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Виктория Абрамченко белән Рөстәм Миңнеханов Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм ләм кырларында булдылар

20:04

Рөстәм Миңнеханов, Руслан Цаликов һәм Игорь Комаров Казанда «Патриот» һәм «Батыр» үзәкләрендә булдылар

19:02

Фәрит Мөхәммәтшин: “Һәрбер халык, кайда гына яшәмәсен, һәрвакыт үзенең туган телен, мәдәниятен һәм иң яхшы традицияләрен сакларга омтыла”

18:40

Рөстәм Миңнеханов Россия Герое Рәсим Баксиковның юнармиячеләр өчен үткәргән дәресеннән фото урнаштырган

17:22

Рөстәм Миңнеханов: «Стрела»ның Россия Кубогында җиңүе — Татарстан регбиеның 55 еллыгына зур бүләк»

17:07

Бу ялларда Татарстанда 27 җылы булачак

16:02

Хөкүмәт ягулыкны чит илләргә сатуга вакытлыча чикләү керткән

15:20

Илһам Алиев Карабахта Россия хәрбиләренең һәлак булуы сәбәпле Владимир Путиннан гафу үтенгән

15:06

Виктория Абрамченко һәм Рөстәм Миңнеханов Казанның биологик чистарту корылмаларын һәм ләм кырларын карады

15:05

21 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

15:02

Татарстанда бер укытучы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бәлзәм ясый башлаган

14:31

Казанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко эш сәфәренә килде

14:06
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Яльчиктагы давылда зыян күргән гаилә турында: «Килен белән сабыйларның «кырыгы»н уздырдык, Ринат хастаханәдән чыкты инде»

11.09.2023

5 яшьлек Аяз турында: “Кабере әбисе белән бабасы уртасында”

08.08.2023

Гөмбәче Чулпан Әүхәдиева: «Елга 700 банка гөмбә сатам»

03.08.2023

Бер тиенсез эш башлаган Фаил Хәкимов: «Бай кызына рәхмәт!»

02.07.2023

7 кешенең гомерен өзгән янгын турында авылдашлары: «Бер мизгелдә әнисен, балаларын, абыен һәм ирен югалтты бит!»

19.06.2023

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 11 Сен 2023 - 14:35 АнонимАнын беткэне дэ юкТатарстанда грипп һәм коронавирус инфекциясенең кайчан көчәячәген аңлатканнар
  • 7 Сен 2023 - 06:48 АнонимБик тетрәндергеч язма.Кыска хикәяләр марафоны: Табылдык
  • 1 Сен 2023 - 17:14 АнонимСүбхәнәЛлаһ,, Сүрия апа кызы!!! Иҗади уңышлар телим, сеңелем!Лилия Фәттахова: «Һәркем үз эшен эшләсен инде ул, үзенең кулыннан килгәнне»
  • 23 Авг 2023 - 23:48 АнонимУрыны җәннәттә булсын иде.ТНВ каналы алып баручысының гаиләсенә кайгы килгән
  • 21 Авг 2023 - 13:29 РусланКайчан доресен эйтэ инде алар,тем более депутатлар?!Дәүләт Думасы: Мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турындагы мәгълүмат — ялган

СОРАШТЫРУ

Сездә Сабан туе буламы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!