Кура җиләгеннән рулет пешерү ЫСУЛЫ

Кирәк: 250 г он, бер чеметем тоз, 125 мл сөт, 25 г атланмай, 0,5 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комы, 7 г коры чүпрә.

Эчлек өчен: 700 г кура җиләге, 0,5 стакан шикәр комы, 2 аш кашыгы крахмал.
Чүпрәне җылы сөткә салып эретегез, шикәр комы һәм тоз белән бергә кушып, иләнгән онның яртысын өстәгез һәм, яхшылап болгатып, 1 сәгатькә читкә куеп торыгыз. Иләнгән онның калган өлешен, 1 йомырка, эретелгән атланмай һәм үсемлек маен кушып, камыр басыгыз һәм аны 1,5 сәгатькә җылы урынга куегыз. Камыр ташып чыкмасын өчен, аны баскалап торыгыз. Күпергән камырны тагын бер тапкыр яхшылап басыгыз. Кура җиләкләрен шикәр комы һәм крахмал белән кушып туглагыз. Камырны он сибелгән куна тактасында юка итеп җәегез, өстенә эчлекне бушатыгыз, ләкин читләрен якынча 2 см буш калдырыгыз. Камырны рулет формасына китереп төрегез һәм дымлы кулларыгыз белән читләрен бөреп куегыз. Артып калган камыр кисәкләрен пычак белән кисеп алыгыз. Калган йомырканы сытыгыз, бераз күпертегез һәм рулет өстенә сылагыз. Рулетны табага урнаштырыгыз һәм, 175°Ска кадәр кыздырылган духовкага куеп, 40 минут пешерегез.

 

Фото: vkusnenko-edim.ru


Фикер өстәү