Марат Әхмәтов: «Телне саклау бары тик татар халкының эше, аны безнең өчен кемдер якламаячак»

Татар теленә ихтыяҗ елдан ел кими бара. Аңа үзебезнең милли горурлыгыбыз, әни-әнинең теле дип түгел, миңа тормыш итү өчен нәрсә бирә соң ул дигән сорау күзлегеннән карыйбыз. Бу үзенә күрә вак җанлылык. Безнең милләт өчен бигрәк тә. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышында, әлеге комиссия рәисе Марат Әхмәтов әнә шулай диде.

– Татар теле дәүләт теле булуга карамастан, елның елында зур югалту кичерә. Аны, милләттәшләребез турында сүз дә юк, башка милләт вәкилләре дә азмы-күпме өйрәнергә тиеш иде. Кызганыч, бу юнәлештә теләгән нәтиҗәгә ирешә алмадык. Вакыт һәм тормыш шуны раслады: татар теле – татардан башка беркемгә дә кирәкми. Телне саклау бары тик татар халкының эше, аны безнең өчен кемдер якламаячак. Республикада 2 миллион 100 мең татар халкы яши. Аның күпчелеге үз телендә аралашмый. Хәтта кайбер мәдрәсәләрдә, хәтта ислам университетында да укыту һәм аралашуда татар теленең кулланылышы елдан-ел кими һәм югала бара. Дөрес, федераль стандартлар без теләгәнчә үк түгел. Якын киләчәктә без теләгән чишелештә була дип тә әйтә алмыйм. Шуңа күрә безгә ата-ана, җәмәгатьчелек, халыкның үзе белән эшне көчәйтү кирәк булачак. Бу – искиткеч катлаулы бурыч. Моны Мәгариф һәм фән министрлыгы эше дип кенә карау дөрес түгел.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, республиканың 21 район үзәгендә татар телендә мәктәп юк. Бик күп мәктәпләрдә татар теле башлангыч сыйныфларда гына укытыла. Республика күләмендә 1382 белем бирү оешмасының 979ында гына барлыгы 20306 укучы белем һәм тәрбия чараларын татар телендә ала. Тагын 34174 укучы татар сыйныфларында тәрбияләнә. Бу саннарны процентларга күчерсәк, татар милләтеннән булган балаларны ана телендә белем бирү һәм тәрбияләү 25,2 процентны тәшкил итә. Муниципаль районнар буенча бу күрсәткеч 31,4 процент. Шәһәрләр буенча алсак, Казанда әлеге күрсәткеч – 22,4, Чаллыда 31,6 процентны тәшкил итә.


Фикер өстәү