Йолдызнамә: 20 – 26 июль

Кучкар (21.03 20.04) Ашыгулар ялгышуга илтә – бу көннәрдә сезгә һич кенә дә ашыгырга ярамый! Эшегездә чит нәрсәләргә игътибарыгызны юнәлтмәгез. Кеше машина түгел – туктап торып, ял алып, сәламәтлегегезне кайгыртырга вакыт.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Якыннан белмәгән кешеләр белән уртак проектларга алынмавыгыз хәерле. Кадерле кешеләрегез сезгә бу эштә күбрәк ярдәм итәр. Атна матди яктан уңышлы булырга охшаган.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Йорт-җир тирәсендәге мәшәкатьләргә чумарсыз. Бюджетыгызны көйләргә өйрәнегез. Якын кешеләрегезнең ярдәменнән баш тартмавыгыз хәерле – алар сезгә чын күңелдән булышырга тели. Атна азагында рәхәтләнеп ял итәргә дә онытмагыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Бу атнада бик үпкәчел сез. Үзегезне кысада тотарга тырышып карагыз әле. Финанс яктан ярдәм итәрдәй кешеләр очравы мөмкин. Киләчәккә йогынты ясарлык романтик очрашулар көтелә, ди йолдызлар.

Арыслан (23.07 – 23.08) Үткәннәрегез турында уйлап, анализ ясарга кирәк. Хатадан берәү дә хали түгел, шулай да үз-үзегезне ничек тотуыгыз киләчәккә дә йогынты ясаячак. Кешеләргә күп вәгъдәләр бирү кирәкмәс, йә үти алмассыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Тормышыгызда нәрсәнедер үзгәртүдән курыкмагыз: акчалырак эш вәгъдә итсәләр – барыгыз, чәчегезне кистерергә телисезме – рәхим итегез! Бу атна мөстәкыйльлек таләп итәчәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Уңыш сезгә бу юлы елмаячак. Йолдызлар сәламәтлегегез турында да кайгыртырга кирәк дип искәртә. Бу атнада сезне шактый үзгәрешләр көтә. Ул гаилә хәленә дә, эшкә дә, кешеләр белән мөнәсәбәтләргә дә кагыла.

Чаян (24.10 – 22.11) Атна буе яхшы кәеф сезне озата барачак. Йолдызларның фаразы шул: отышлы тәкъдимнәр булуы ихтимал, кулдан ычкындырмагыз! Гашыйк булуыгыз бар әле – бу көчле мәхәббәт утына яисә, киресенчә, көенечкә салачак.

Укчы (23.11 – 21.12) Атнагыз тыгыз булырга охшаган. Әмма моңа карап кына һич боегырга ярамый. Йолдызлар елмаерга куша! Юлларда уяу булырга киңәш ителә.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Туганнар белән мөнәсәбәтләр шәптән түгел. Аларга карата үз мөнәсәбәтегезне үзгәртегез. Хәзер бурычка акча алмаска кирәк, югыйсә бу сезнең тормыш хәлегезне авырайтачак кына. Көчегез, энергиягез һәм үҗәтлегегез җитәрлек – бер эштән дә курыкмагыз.

Сукояр (21.01 – 19.02) Эш урынында бик үк күңелле булмаган сюрпризлар көтә. Хезмәттәшләрегез белән әлегә ачылып китеп сөйләшмәскә куша йолдызлар. Үз гаиләгезгә игътибар итегез – алар сезнең яратуыгызга һәм кайгыртуыгызга мохтаҗ. Ләкин үзегез турында да онытмагыз! Җылы ванна, яраткан китап һәм хуш исле каһвә – бәхет өчен тагы ни кирәк соң?

Балык (20.02 – 20.03) Атна башында тормышыгызны үзгәртәчәк бер кеше белән очрашырга мөмкинлек туачак. Яңа әйбер сатып алу, сәламәтлекне кайгырту өчен яхшы чор. Йолдызлар фаразлавынча, сезгә яңа эш башлаудан курыкмаска кирәк. Гаиләгезгә сезнең белән аралашу җитми.


Фикер өстәү