Татарстанда коронавирусның икенче дулкыны көтеләме?

Коронавирусның икенче дулкыны көтелми. Татарстанда эпидемиологик вазгыятькә багышланган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Адонина шулай дип белдерде.

Ләкин шул ук вакыттта пирчәткә-битлек режимы сакланачак. Узган тәүлектә әлеге инфекция белән авыручы 33 кеше теркәлгән, шуның 14 е хастаханәгә салынган.
Белгеч фикеренчә, Кытай, Италия кебек чит илләрдә коронавирусның икенче дулкыны башлану аларда коронавируска карата тест үткәрү кимүгә бәйле. Бездә аны киметмибез, көн саен ясала, бу 100 мең кешегә 128 процент туры килә. Бу эш 13 лабораториядә алып барыла, моннан тыш, 9 хосусый лаборатория шөгыльльләнә.
Көз көне дүрт төрле авыруга каршы: пневмококк, менингококк, коклюш, ОРВИга каршы бушлай вакцина үткәрү планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 60 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү