Кәбестәләрне әкәм-төкәмнән коткару ЫСУЛЫ

Беренче карашка, бу “җанвар”ларның бернинди дә зыяны юк кебек. Тик менә кәбестәнең юка, нәфис яфракларында тишекләр пәйда булгач, чаң сугарга вакыт, дигән сүз. Ташбака кебек әкрен, әмма үткен, галәмәт күп тешле бу комсызлар яшелчәгә зур зыян сала. Аларның авызлары кыргычны хәтерләтә . Бер авызда – 25 мең теш!

  • Пластик шешәнең өске өлешен бүрәнкә сыман кисеп (капкачын капларга), бүрәнкәләрне кәбестә түтәле тирәсенә туфракка казып урнаштырабыз. Тулы итмичә генә, сыра тутырабыз. Әкәм-төкәмнәр үзләре яраткан искә җыелып, “тозак”ка эләгүләрен тоймыйча да калачак.
  • Яшелчәгә гәрчич эремәсе дә бөркергә мөмкин. Бер стакан суга 40-50 грамм коры гәрчич салып, бер сәгать төнәтәбез. Төнәтмәне кәбестәләргә бөркибез. Әкәм-төкәмнәр гәрчич исеннән куркып эзләрен суытачак.

Фикер өстәү