Иң кирәкле 10 анализ

Без шундый халык инде: чынлап торып чирләмичә генә табибка бармыйбыз. «Әгәр елга бер тапкыр кан анализы тапшырсалар, кешеләргә күп чир кагылмас иде, – ди гомуми практика табибы Резидә Җәләлова. – Анализдагы 10 күрсәткеч безнең сәламәтлек турында барысын да диярлек әйтеп бирә. Шуларны даими тикшертеп тору гомеребезне озынайта, хәтта үлемнән дә алып кала ала».

Глюкоза. Аның күләме шикәр диабеты куркынычы булу-булмавын күрсәтә. Нормасы – бер литрга 6,1 ммольга кадәр.

Глюкоза белән катнаш (гликированный) гемоглобин (НВА1С). Кан алган моменттагы түгел, ә соңгы өч ай дәвамында булган шикәрне чагылдыра. 5,7 – 6,4% – диабет башлану ихтималы бик зур, 6,5% һәм артыграк – чир башланган дигән сүз.

Гемоглобин. Кислородны әгъзаларга илтүдә катнаша. Аның күрсәткеченә карап, кешедә азканлылык бармы-юкмы икәнне белеп була. Ирләр нормасы – 130 г/л, хатын-кызларныкы – 120 г/л.

Эритроцитның уртача күләме (MCV). Аерым андый анализ ясалмый, ул канның гомуми анализы составына керә. Кызыл кан тәнчегенең күләме азканлылыкның сәбәбен билгеләргә ярдәм итә. Норма – 80 – 102 фл.

Эритроцитларның утыру тизлеге (СОЭ). Бу – организмдагы ялкынсыну процессы күрсәткече. Ирләр нормасы – 1 – 10 мм/сәг, хатын-кызларныкы – 3 – 15 мм/сәг. 50 яшьтән соң һәм йөкле чакта 25кә кадәр була ала.

Холестерин. Ике төрле була: тыгызлыгы түбән (ЛПНП – начар), тыгызлыгы югары (ЛПВП – яхшы). Начарының зурлыгын белү мөһимрәк, чөнки кан тамырларына атеросклероз төерчекләре утыру аңа турыдан-туры бәйле. ЛПНП нормасы – бер литрга 2,6 ммольга кадәр.

Бөердәге йомгаклар аша канның фильтрлану тизлеге (СКФ). Бу анализ бөерләрнең халәтен бик ачык күрсәтә. Түбән булса, бөер начар эшли дигән сүз. Норма – минутына 90 минуттан башлап.

Билирубин. Ул – үт составындагы кызгылт сары матдә. Күтәрелгән булса, димәк, бавыр эшчәнлеге бозылган. Норма – туры билирубин: бер литрга 0 – 5 мкмоль.

Лейкоцитлар. Сөяк эчендәге җелектә һәм лимфа төеннәрендә хасил була торган ак кан тәнчекләренең төп вазыйфасы – организмны ят күзәнәкләрдән саклау. Нормасы – бер литрга 4,5×109 – 10×109 берәмлек.

Тромбоцитлар. Болар – канның оешуы өчен җаваплы төссез кан тәнчекләре. Ирләр нормасы – 200 – 400 мең мкл/берәмлек, хатын-кызларныкы – 180 – 320 мең. мкл/берәмлек.


Фикер өстәү