Үзизоляция бетте, битлекләрнең кирәге чыгармы?

Татарстанда 24 августтан 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция режимы бетерелде. Ул хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмә вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Татарстан 17 августтан коронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләрнең өченче этабына күчте. Республика эпидемиологик вазгыять тотрыклы һәм Россия төбәкләре арасында 82 нче, Идел буе федераль округында 14 нче урында. Авыручылар саны инде берничә атна кими, яңа очраклар килеп чыгу 0,5 проценттан артмый.
Өлкән яшьтәгеләргә үзизоляция режимы берничә мәртәбә озынайтылды. Бу чорда 65 яшьтән өлкәнрәкләргә бик кирәк булмаганда өйдән яки бакча йортларыннан чыгып йөрергә ярамады. Эшләүче пенсионерларга гына андый чикләү булмады. Дөрес, өйдә утыручылар кибеткә чыга алды. Шәһәр җирендә яшәүчеләргә йортлары янәшәсендә йорт хайваннарын йөртергә, шулай ук чүп түгәргә рөхсәт ителде. Хәзер болар артта калды инде. Өлкәннәр саклык чаралары күреп, теләгән җирләренә иркенләп барып кайта ала.
Шул ук вакытта битлекләр дә тулысынча юкка чыгамы? Сатып алган битлекләрне, пирчәткәләрне читкә алып куярга иртәрәк, безгә аларны кимендә март аена кадәр әледән-әле кияргә туры киләчәк икән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
– Битлек – һава-тамчы юлы белән таралучы вирустан саклаучы төп чара. Алда – ОРВИ, сезонлы грипп чоры. Быел ул шактый катлаулы узачак, чөнки берничә инфекциягә каршы торырга туры киләчәк. Эпидемия гадәттә март аена кадәр дәвам итә, шуңа күрә битлекләрнең кирәге чыгачак әле.
Битлек, пирчәткә кию мәҗбүри булган өлкәләр дә бар. Болар – халык белән турыдан-туры эшләүче җәмәгать туклануы, сәүдә, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт итүчеләр. Чит илләрдән кайтучыларга коронавируска тест тикшерүен аэропортта ук узу мөмкинлеге бар. Татарстанга килүче чит ил кешеләренең кулында үз илләрендә тикшеренү үткәнлеккә белешмәләре булырга тиеш. Ул юк икән, монда мәҗбүри тикшерәләр. Аэропортта үтәргә теләмәгән кеше өч көн эчендә дәвалау оешмасында мазок тапшырырга тиеш һәм аның нәтиҗәсен дәүләт хезмәте порталына урнаштыра. Бу уңайдан порталга 1795 кеше теркәлгән инде. Кайберәүләр чит илдән Мәскәү аша кайта. Любовь Авдонина белдерүенчә, идарәдә алар хакында да мәгълүмат бар. Вакытында тикшеренү узмаучыларның исемлеге полиция хезмәткәрләренә җибәрелә. Тәртип бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.
Бу көннәрдә ковидлыларга вакытлыча хезмәт күрсәткән госпитальләр ябыла, алар халыкны элеккечә кабул итә башлый. «Казандагы сугыш ветераннары госпитале планлы эш алып бара башлады, Казандагы 16 нчы шәһәр хастаханәсе һәм Республика клиник хастаханәсе дә шуңа әзерләнә», – ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Гадәти гриппка каршы кайтарылган вакциналар районнардагы дәвалау оешмаларына җибәрелә. Әлегә аның беренче партиясе генә кайтты. Вакцинацияләү эшен укытучылардан башламакчылар. Аннары өлкәннәргә, хроник авырулары булганнарга чират җитәчәк. Прививка ясауны дәвалау оешмаларыннан тыш, кайбер сайлау участоклары янында, метро станцияләре тирәсендә дә оештырмакчылар.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү