• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Татарстанда никахсыз туган балалар саны арта: алар туучыларның 15%ын тәшкил итә

    Татарстанда никахсыз туган балалар саны арта: алар туучыларның 15%ын тәшкил итә

    Дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулаган Эдуард Латыйповның әтисе: «Биатлон белән шөгыльләнергә соңга калгансыз, диделәр»

    Дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулаган Эдуард Латыйповның әтисе: «Биатлон белән шөгыльләнергә соңга калгансыз, диделәр»

    Киләсе елда БДИ катлауланачак?!

    Киләсе елда БДИ катлауланачак?!

    Әдәбиятны яхшы беләсеңме?

    Әдәбиятны яхшы беләсеңме?

    101 яшьлек әбисе турында Ләйсәнә Садретдинова: «Ул безгә терәк!»

    101 яшьлек әбисе турында Ләйсәнә Садретдинова: «Ул безгә терәк!»

    Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә: «Һәр очрак җентекләп тикшерелсен»

    Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә: «Һәр очрак җентекләп тикшерелсен»

    Минтимер Шәймиев тормышыннан ФОТОМИЗГЕЛЛӘР

    «Он сам такой»: мондый сыйфат бары тик бөекләргә генә хас

    Яңа тормышның 30 елы: Казанда Минтимер Шәймиевкә багышланган интерактив күргәзмә ачылды

    Яңа тормышның 30 елы: Казанда Минтимер Шәймиевкә багышланган интерактив күргәзмә ачылды

    Илүсә Хуҗина: «Алманнар «Әллүки» өчен рәхмәт укыды»

    Илүсә Хуҗина: «Алманнар «Әллүки» өчен рәхмәт укыды»

    Алданганнар елмаячак: Татарстанда зыян күргән өлешчеләр проблемасы —  аерым игътибар үзәгендә

    Алданганнар елмаячак: Татарстанда зыян күргән өлешчеләр проблемасы — аерым игътибар үзәгендә

    Халык синоптигы: «Февраль башларында кар ишеп явачак»

    Халык синоптигы: «Февраль башларында кар ишеп явачак»

    Юк та кебек, әмма бар: йортларда тараканнар арту куркынычы яный

    Юк та кебек, әмма бар: йортларда тараканнар арту куркынычы яный

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Раилә Гарапшинадан мич коймагы РЕЦЕПТЫ

    Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?

    Абый белән сеңел арасында дуслык буламы?

    Гөлия Гыймадиева: «Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк»

    Гөлия Гыймадиева: «Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә коронавируслы кешеләргә сәламәтлегнә аеруча игътибарлы булырга кирәк»

    Газ мичен чистартуның җиңел генә ЫСУЛЫ

    Газ мичен чистартуның җиңел генә ЫСУЛЫ

    Шикәрдән баш тарту өчен 10 СӘБӘП

    Шикәрдән баш тарту өчен 10 СӘБӘП

    Татарстан өченче вакцинаны сынауда катнаша

    Татарстан өченче вакцинаны сынауда катнаша

    «Спутник V» ковидтан коткара

    Коронавируска каршы вакцина турында нәрсәләрне белеп торырга?

    Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

    Сызылып киткән кара мыек, ничек котылыйм икән?!

    Иң популяр диета: файдасыннан зыяны күп булмасмы?

    Иң популяр диета: файдасыннан зыяны күп булмасмы?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Төп

«Поле чудес» тапшыруында җиңгән Руслан Әмиров: “Җиңү турында уйламадым да” (ЭКСКЛЮЗИВ)

- ieditor
17.10.2020
- Төп
1
«Поле чудес» тапшыруында җиңгән Руслан Әмиров: “Җиңү турында уйламадым да” (ЭКСКЛЮЗИВ)
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Кичә Беренче каналның “Поле чудес” тапшыруы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Җомга кичебез тапшыру карап кына түгел, үз якташларыбыз, Татарстаныбыз өчен горурланып узды. Уенда җиңү яулаган Түбән Кама егете Руслан Әмиров өчен дә бик куандык. “ВТ” хәбәрчесе Руслан белән элемтәгә кереп, аның хис-кичерешләре, тормышы турында кызыксынды.

Җырга-моңга мәхәббәтне әти тәрбияләде

Руслан Әмиров

– Шәһәр баласы булсам да, мин үземне Актанышныкы итеп саныйм. Балачагыбыз әтинең туган ягы Актаныш районы Чалманарат авылында узды. Әнием Лениногорск районының Федотовка авылында туса да, алар бабайны мәктәп директоры иткәч, Зәй районындагы Сәвәләйгә күченгәннәр. Ул авылны да үземнеке итеп саныйм, – ди ул. – Кечкенәдән мине әти-әнием музыка мәктәбенә бирде. Әни йөртсә дә, контроль әти кулында иде. Җырга-моңга, телгә мәхәббәтне ул тәрбияләде дисәк тә була.

Әти-әнисе кызлары Алияне дә музыка мәктәбенә кертә. Муса Җәлил исемендәге 1нче татар гимназиясен тәмамлаган егет, башта Түбән Кама музыка көллиятен тәмамлый, аннан читтән торып Казан Дәүләт мәдәният институтын бетерә. Алия дә югары белем алып, вокал буенча укытучы булып эшли.

Заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм

– Безнең гаилә иҗат белән яши. Мин үзем дә заводтан кайтам да, фатирымдагы студиямә бикләнәм. Әле дә җырлар язам, тавыш режиссеры булып эшлим. Төп эшем –“Нижнекамскшина” оешмасында. Анда тәгәрмәчләр җыям. Эшем сменалы. Бер-берсе белән җайлаштырып, “Нардуган” җыр-бию ансамблендә, шәһәр мәдәният йортында эшлим, – ди ул.

Руслан 4 ел Казанда яши. Менә шулчакта өйләнеп, Түбән Камага күченәләр. Ике баласы бар. Кызы Әминәгә 11, улы Исламга 7 яшь. Берсе җырлый, икенчесе бию түгәрәгенә йөри. Руслан Мәскәүгә кызы белән бара.

“Поле чудес”ны карамаганга 10 ел бардыр

Руслан Әмиров һәм кызы Әминә

– Дөресен генә әйткәндә, минем телевизор карарга вакытым калмый иде. “Поле чудес”ны карамаганга да 10 ел бардыр. Тапшыруга мине шәһәр мәдәният идарәсеннән чакырдылар. Тапшыруда Татарстан кешеләре генә буласын да белмәдем. Якташларны күргәч, күңел тагын да күтәрелеп китте, – ди ул.

Беренче каналга эләгүен исендә озак сакланыр, ди ул. Аларны анда коронавируска кат-кат тикшереп кертәләр.

– Башкалар кунакханәдә яшәп тордылар, мин исә кызым белән булгач, дустым Түбән Кама егете Салават Шәеховка барып кунак булдым. Аның гаиләсенә, хатыны Миңсылуга рәхмәт. Безне бик җылы каршы алдылар, – ди Руслан. – Леонид Якубовичка бик күп күчтәнәчләр алып бардым. Аларны биреп җибәргән һәр иганәчегә чиксез рәхмәтлемен.

Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем

Рәхмәт дигәннән, Руслан тапшыруда бәхет елмайганын әнисенең ризалыгы дип уйлый. Бик яшьли әнисез кала ул.

– Әнием – керәшен кызы иде. Людмила исемле. Шуңа да миңа исемне Руслан дип куйган. Бик иртә, 41 яшендә авырып китте. Нык тилмерде. Укыганда иртән бишләрдә торып ашарга пешереп китә идем. Әнине соңгы вакытта күтәреп йөрттем. Малай кеше булгач, аны карау кыен да иде. Тик үземә гомер биргән кешемә мин бар җылымны бирергә тырыштым. Ул чакта әле бит яшь тә идем. Хәзерге вакытым булса, әнине тагын да кадерләр идем. Ул яман чирдән китеп барды. Әни үлгәндә миңа 17, сеңлемә 11 яшь иде, – ди ул. – Шуннан соң безне әтиебез үстерде. Әнине бик сагынам. Үзем язган “Әнкәй” җырында бар хисләрем чагыла. Аны җырчы Марат Фәйрушин бик йөрәккә үткәреп башкара.

Руслан Мәскәүдә татарча җырлап кайтуы белән бик горурлана.

– Телебез бетә дип борчылабыз. Бетми ул. Бу тапшыруда без татарның бөтен милли байлыгын – уен коралларын да, киемнәрен дә, ризыкларын күрсәттек. Бар да үзебездән тора. Әгәр гаиләдә миллилек, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә икән, димәк, өмет бар. Супер уенда ничек җиңдең дисезме? Үзем дә шаккаттым. Рус телен дә татарча укыган бала бит мин. Уйлана торгач, кулымны күкрәгемә дә куйгач, сүз исемә төште. Бүләкләргә килгәндә, балларны күп җыйгач, аларны шактый бирделәр. Казаннан мәдәният министрлыгыннан килгән автобус сыйдырды үзләрен. Аннары машинама төяп Түбән Камага алып кайттым. Компьютерны Әминә “үзләштерде”. Аңа бит әле үзенә дә аерым бүләк биргәннәр иде, – ди ул.

Тапшыру чыккан көнне, Руслан тәгәрмәчләр ясаган. Икенче сменада була. Эш беткәч, хезмәттәшләре аның янына килеп, тәбрикли башлаган. Әмма әле җитәкчелектән котлау булмаган. Тапшыруны карагач, алар да озак көттермәс дип уйлыйбыз. Аның каравы, дүшәмбе көнгә “Манзара” тапшыруына чакырганнар.
Руслан зур хыяллар белән яши. Киләчәктә Казанга күчәргә җыена. Балаларын да милли тәрбия белән үстерә. Әминә белән Исламның сәләтен үстерер өчен тырышачакмын, ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Тэглар Гөлгенә ШиһаповаПоле чудес
ShareTweetShare

Фикерләр 1

  1. Фэнузэ каримовалар says:

    Без гаилэбез белэн шатланып карадык ничэ елдан бирле карыйбыз безнен татарларыбыз кебек сирэк милли киемнэребез берсеннэн берсе затлы!!! Русланга гаилэсенэ бэхетлэр телэп калабыз исэн имин сау сэламэт булыгыз!!!?

    Ответить

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын җиңүләре белән котлады

17:24

Укучылар онлайн-дәресләрдә акча санарга өйрәнә

17:11

«Китап» радиосы FM ешлыгына чыкты

16:59

БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февральдә тәмамлана

16:46

Васил Шәйхразыев: «Халык санын алу татар белән башкорт арасына чөй какмаска тиеш»

16:37

Чаллыда 34 яшьлек эшмәкәр үз акчасына күп фатирлы йортның подъездын төзекләндергән

16:20

Чаллыда онкология диспансеры ачылышына Михаил Мурашко киләчәк

16:19

Казан Кремле Бөтенроссия татар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма итеп тану турында дәгъваны шәрехләде

16:12

Татарның үз цементы булачак

15:51

«КАМАЗ» һәм «Казаноргсинтез» хезмәткәрләре өчен коронавируска каршы күмәк вакцинация планлаштырыла

15:51

Рөхсәтсез эшләүче картлар йортлары, наркоүзәкләр турында хәбәр итүне сорыйлар

15:11

Татарстанда аерылышучылар саны артмаган

15:07
Күбрәк

ПОПУЛЯР

«Бер көндә әтисен, ирен һәм ике улын югалтты. Беркем беркем белән сөйләшми, елыйлар гына»

19.01.2021

Фән Вәлиәхмәтов: «Зур сынауны җиңдем… Исән калуым – могҗиза»

18.01.2021

Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

15.01.2021

Миләүшә Сөнгатуллина: «Ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй башыма да кереп карамады»

11.01.2021

Резеда Шәрәфиева: «Мин үземне шушы килеш яратам»

10.01.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 18 Янв 2021 - 21:39 АнонимБу хэтле булган уннган туташ!алдагы конендэ унышлар телим.басыда узнай гына була курсен.гомерен бэхетле. Бэхетен гомерле булсын яраббым!Альбина Фазлыева: «Ике шатлыклы яңалыгым бар»
  • 18 Янв 2021 - 17:06 Шагаева Наҗия.Исәнмесез,хәерле көн.Уйлаганнардыр 90 яшьлек әбигә акча нәрсәгә кирәк,үземә кирәге чыгар дигәннәрдер.Ул яшькә җиткән кешеләр иң бәхетле кешеләр аларны чын күңелдән…90 яшьлек әбине «кызык» иткәннәр: бүләк урынына открытка биреп киткәннәр
  • 18 Янв 2021 - 11:07 АнонимБала тугач елап җибәрә һәм аның үпкәләре ачылып зурая, һава белән тула. Әдәм баласы һавадагы кислород белән сулый башлый. Әгәр…Шайтаннардан ничек сакланырга?
  • 18 Янв 2021 - 10:37 Саракем сөйләсә - шул дөрес. Баласыз - бер елаган, балалыл мең елаган, ди. Баласыз да тормыш мәгънәсез инде. Ничек әйтсәң…Чайлдфри: ни өчен баласызлыкны өстен күрүчеләр арта?
  • 17 Янв 2021 - 21:23 АнонимМинемдэ 31 яшендэ улым бакыйлыкка кучте ,6 ай ьулды китуенэ ,бик авыр кайгы дошмангада курсэтмэсен бала кайгысын ,минемдэ кызым туганын…«Улым үләсе көнне күңелем тынычлык тапмады»

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!