Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән

Түбән Камада җиңел машина йөртүче, алдан барган йөк машинасына бәрелеп, һәлак булган. Бу хакта Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясе пропаганда бүлегенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке биш сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлында булган. «Тойота Лэнд Крузер» хуҗасы Казаннан Әлмәт шәһәренә юл тоткан.

Ир-ат алда баручы «КАМАЗ» белән үзе арасында куркынычсыз дистанцияне сакламаган һәм аңа бәрелгән. Йөк машинасында 38 яшьлек ир-ат барган.

Алынган җәрәхәтләр җитди булу сәбәпле, чит ил машинасын йөртүче ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.


Фикер өстәү