«Таҗ»лы Яңа ел ничек узар: онлайн-банкет, билгесезлек, бәйрәм көнне ял итүче тамадалар

Кем белән һәм кайда? Ноябрь башландымы, халык Яңа ел бәйрәмен нинди шартларда уздырачагын кайгыртырга тотына. Бу елның шактый үзенчәлекле килүен исәпкә алсак, катгый чикләү чаралары кертелеп, илләр арасындагы чикләр генә түгел, каферестораннарның ишекләре дә ябылып куймагае әле. Әлеге сорауга Роспотребнадзор 10 декабрьдән дә иртәрәк җавап бирмәячәк. Пандемия шартларында Үгез елын ничек каршы алырга җыеналар?

«Битлекне сакал астына кисәм генә инде»

Алып баручы, журналист Нияз Рахман, кышка кергәч, кулына микрофон гына түгел, бүләк тулы капчык та тотып йөри башлый. Яңа ел җитәрәк, ул Кыш бабай булып, бәйрәмнәргә, балаларны котларга заказлар кабул итә.

— Өйгә чакырулар әлегә бары тик дуслардан гына килеп иреште. Оешмалардан шулай ук бик аз, − ди ул. – Гомумән, быел заказлар күп булмас дип уйлыйм. Халыкта курку, социаль читләшү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Мин корпоративлар белән артык мавыкмыйм, анда Кыш бабай булып килүне кулайрак күрәм.

Нияз Рахман әйтүенчә, чакыручылар янына ул барлык куркынычсызлык таләпләрен үтәп киләчәк. «Хәзер Кыш бабай капчыгында бүләкләр генә түгел, антисептик белән битлек тә булырга тиештер. Битлекне сакал астында калдырсам гына инде…» – ди алып баручы, уенын-чынын бергә кушып.

Аниматор, бәйрәмнәрдә Кар кызы булып йөрүче Алия Тихонова исә быел ял итәргә җыена. «Коронавируска рәхмәт: алты ел рәттән кеше төсле Яңа ел бәйрәмен күргәнем юк иде. Башкалар бүләкләр сайлау, чыршы бизәү, өстәл әзерләү һәм башка мәшәкатьләр белән мәш килгәндә, без, гадәттә, эш дип чаба идек. Барысын да котлап, төнге 11 дә генә кайтып керә, салат ашый һәм ятып йоклый идек», – ди ул.

Кар кызын октябрь аеннан ук бәйрәмгә чакыручылар, чиратка басарга теләүчеләр булган инде. Алия барысын да кире кагарга мәҗбүр. Иң элек үзен дә, башкаларны да куркынычтан сакларга тели икән. «Өйдән өйгә йөреп, ни булмас? Кемнәндер чир йокса, мин үз гаиләмә аны алып кайтам ич. Миннән башкаларга таралса, ни булыр?» – дип борчыла ул.

Кунаклар азая, заказлар юк

— Башка еллар белән чагыштырганда, быелгы кышка өздереп әйткән заказлар юк, булса да, бер-ике генә. Курку, барысы да яхшы булырмы дигән шик яши кешедә, – ди җырчы, бәйрәмнәр алып бару белән шөгыльләнүче Динә Латыйпова. – Барлык мәҗлесләрдә дә шулай ул. Кунаклар саны кимегәч, кешеләр бәйрәм уздырып торудан үзләре үк баш тарта. Корпоративларга килгәндә, анда бит бер коллектив ял итә. Алар эштә дә даими очрашып, аралашып тора. Ә менә башка чит кешеләр белән кушылып уздырган очракта, шик бар.

Яңа елны Динә ханым гаилә бәйрәме дип саный. Быел да аны якын кешеләр белән генә уздырырга ниятләп тора Латыйповлар гаиләсе.

— Пандемия кешеләрне туганнарына якынайтты. Хәл-әхвәл сорашырга күбрәк вакыт таба башладык, – ди әңгәмәдәшебез.

Алып баручы Марсилә Искәндәрованың да ноябрь – декабрь айлары бушрак. Бу айда исә күп кенә заказлардан баш тартучылар да булган. Аның каравы киләсе елның гыйнвар аенда узасы мәҗлесләргә чакырулар кабул итә башлаган инде ул. Кукмарада Марсиләнең әти-әниләре идарә иткән кафеда да Яңа ел корпоративларына заказлар әлегә күренми икән.

— Сезне чакырырга телибез, яңа ел корпоративларына программагыз әзерме, дип ике ай алдан белешеп куючылар бар иде. Әмма төгәл даталар юк, барысы да икеле-микеле. Әле оешмаларның корпоративларга бәйле игъланнарын да күргәнем юк минем, – диде ул. – Гадәттә, Яңа елны ничек уздырабыз дип уйлаганыбыз юк. Безгә ул корпоративлар үзе үк – ял итү урыны инде. 28–29 декабрьгәчә эшли торган кешеләр без. Яңа ел – шәхсән минем иң яраткан бәйрәмем.

Тамада Айдар Габидуллин корпоративларга чакырулар кабул итә башлаган инде.

– Мин ресторан белән килешү төзедем, Яңа ел алдыннан бер атна шунда эшләргә исәплим, – ди ул. – Бәйрәмнәргә кешенең мөнәсәбәте үзгәрде, әлбәттә. Бик сак карыйлар, «Алда ни буласын белмибез», – дип, килешү төзегәндә пандемиягә бәйле пунктлар да өстиләр.

Онлайнбанкет та оештырырга мөмкин

«Татарская усадьба» комплексы хезмәткәре Лилия әйтүенчә, Яңа ел корпоративларына ресторанда бронь ясау башланып киткән. Әмма бәйрәм чаралары булырмы-юкмы – эпидемиологик вазгыятькә бәйле. «Быел, билгеле, заказ бирүчеләр азрак. Шәһәрдә туристлар да күп түгел, кунаклар күпләп җыелырга курка. Кечкенә-кечкенә компанияләр бронь ясый. Банкет чараларының бәясе 2500дән башлана, ашап-эчеп китү уртача 1500 сумга төшәчәк»,  – дип аңлатты ул.

Казанда Яңа ел корпоративлары оештыручы бер агентлык белән дә элемтәгә кердек. Агентлык вәкиле сөйләвенчә, быел аларның кунакларга берничә төрле кызыклы тәкъдиме бар. «20–30 кеше өчен шәһәр читендә коттедж арендалау мөмкин. Офистан ерак китәргә теләмәүчеләр өчен ресторан үзе офиска килә. Кыш бабай һәм Кар кызы котлавы каралган. Эш урынында дискотека да тәкъдим итәбез. Тагын бер тәкъдим: урамда – бәйгеләр, ә бина эчендә банкет оештыру. Онлайн-формат та бар: махсус квиз-конкурслар узу, һәр кешегә ашамлык тулы бокслар китереп бирү күздә тотыла», – дип аңлатты ул. Бәяләр 2500 сумнан башлана.

P.S. Туфан Миңнуллинның мәгълүм гыйбарәсен үзгәртеп әйтсәк, бәхетләрнең искесе дә ярый аның, Яңа ел яңа вируслар гына алып килмәсен инде.

Казан Яңа ел корпоративларына торак арендалау буенча иң популяр 5 шәһәр исемлегендә дүртенче булды. Башкалада бер төн куну 3 704 сумга төшәчәк икән. Әлеге рейтингның беренче урынында Ялта тора. Бу шәһәрдә Яңа елга торак арендалау 1 978 сумга төшәчәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү