Балалар бакчасында урын булмаса әти-әниләргә моның өчен компенсация каралганмы?

Кышкы каникул вакытыннан алда башланмаячак, онлайн укытырга  җыенмыйлар, биш көнлек укытуга да күчмәячәкләр. «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә  бакча һәм мәктәпләргә багышланган «туры элемтә»дә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әнә шулай дип белдерде. Анда Дәүләт Думасы депутаты  Ольга Павлова, Татарстанның Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская да катнашты. Белгечләр  Инстаграм сәхифәсендә әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга да  җавап бирде.

– Балабызга – 2 яшь. Бакчада урын юк.  Әти-әниләргә моның өчен компенсация каралмаганмы? – дип сорады бер әни.

Илсур Һадиуллин аңлатуынча, андый ташламалар каралмаган. Бакчага йөрүче сабыйларга федераль һәм республика  казнасыннан компенсацияләр түләнә. Казанның «Салават күпере» микрорайоныннан бакчада урын юк дип хәбәр итүче  әти-әниләр дә булды.  Сәрия Сабурская  якындагы бакчада урын булмаган очракта башкасына барып торырга киңәш итә.

– Башка бакчаларга барып торырга кирәк. Урын булгач, күчәргә була бит. Казан, Биектау, Лаеш районнарында да шундый проблемалар бар. Кайбер әти-әниләргә берничә бакча  тәкъдим итеп тә,  баш тарталар, – диде вәкаләтле вәкил.


Фикер өстәү