Көчле авариядә исән калган Гөлназ: «Гырылдап җибәрүемне ишетеп, реанимациягә салганнар»

Чаллыда яшәүче 54 яшьлек Гөлназ Гыйльметдинова моннан 16 ел элек юл һәлакәтенә очрый. Биш кешедән ул гына исән кала. Үзе белән булган хәлне сөйләү әле дә авыр аңа. Сәфәргә бергә чыккан газиз ире, апасы белән җизнәсе, туганнан туганы авария урынында ук вафат була. Шушы көн аның тормышын икегә бүлә. 11 яшьлек улы ятим калмасын өчен ул яшәргә тырыша.

– Ул вакытта Казанга апам белән җизнәмнең бергә яшәүләренә 25 ел тулуны бәйрәм итәргә барган идек. Бик күңелле  утырдык, матур очрашу булды. Иртәгесен кайтырга чыктык. Алабуга районына кергәч, Чаллыга борыласы урында һәлакәткә юлыкканбыз. Нәрсә булганын хәтерләмим. Мине Алабуга хастаханәсенә алып киткәннәр. Коридорда ятканда гырылдап җибәрүемне ишетеп, исән икән дип реанимациягә салалар. Мин анда үлем белән яшәү арасында ятып, 16 нчы көнне генә айнып киткәнмен, – дип искә ала Гөлназ. – Уянып киткәч, кыяфәтемне күреп яңадан аңымны җуйганмын. Кулыма бик нык зыян килгән. 13 урыннан сөякләрем сынган. Аягыма аппарат куйганнар иде. Күзләремә пыяла кереп тулган. Сөйләшә дә алмаганмын.

Гөлназ хастаханәдә 2 ай ята. Улын Лаеш районының Комлы Кавал авылында яшәүче апасы тәрбиягә ала. Аннары Гөлназны да Казанга күчерәләр. Икенче апасы 8 ай буе тәрбияли аны.

– Бу вакытта әнием дә аларда яши иде. Апам кайдан көч тапкандыр: әле дә гаҗәпләнәм. Елыйсы килгән чакларда әнигә карый идем. Ул дүрт баласын югалтып та, сынмады-сыгылмады. Авыртуны сиздермәскә тырыштым. Һәр туган көн саен Аллаһы Тәгаләдән улым һәм әнием хакына яшәсәм иде дип сорадым. Әнием исә, мин синең хакка яшим, дип әйтә иде. Ике ел элек, 93 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте, – ди ул.

Гөлназ тернәкләнгәнче елдан артык вакыт уза. Авариядән соң уң кулын югалтып, сулын көчкә саклап калалар. Бик озак вакыт сул кулым авырта дип, аны  төреп йөри. Тикшерелә торгач, яңадан хастаханәгә ятарга кирәклеген әйтәләр. Сул кулына катлаулы операция ясап, пластинка куялар.

–  Аллаһы Тәгалә сынаулар биреп, мине сыныйдыр, дидем.  Әкренләп догалар өйрәнә башладым. Хәтерем югалган иде. Догалар ятлау гына ярдәм итте. 45 яшемдә намазга бастым. Тормышымдагы әлеге хәл мине күп әйбергә өйрәтте. Мин шөкер итәргә, сабыр булырга тырышам, – ди ул. – Сәламәтлегемә зыян килсә дә, үземне башка өлкәдә сынап карап, бөтенләй яңа дөнья ачтым. Элек мәктәптә укыганда да, чаңгы ярышларында катнашып, Татарстан чемпионатында беренче урыннарны яулый идем. 2008 елның инвалидлар декадасында мине чаңгы ярышына чакырдылар. Бар көчемне җыеп, 25 елдан соң кабат чаңгыга бастым. Егылдым, әмма башкалар күрмәсен дип, тизрәк сикереп тордым. Ярышта 1 урынны яуладым. Шуннан соң башка өйдә бикләнеп ятмаска сүз бирдем.

2010 елда өстәл теннисы белән мавыга башлый ул. Гомерендә бер тапкыр да кулына ракетка тотып карамаган килеш!

– Тәүге тапкыр Сабага ярышка барганымны әле дә хәтерлим. Өченче урынны алдым, медаль алгач, кош тоткандай сөендем. 2012 елда исә бөтенләй спортка чумдым. Кул эшләремне дә ташладым. Чаңгы ярышлары, йөзү, җиңел атлетика, шахмат, теннис, кул көрәше, дартс белән шөгыльләнә башладым. Спорт мине дөньяга алып чыкты. Россиякүләм бәйгеләр, дөнья чемпионатында катнашам. Тиздән Мәскәүгә җыенам. Хәзер шуңа әзерләнәбез. Чаңгы сезонын да ачып җибәрдек, – ди Гөлназ. – Нинди генә уңышларга ирешсәм дә, бу хакта сөйләргә яратмыйм. Мактану була бит ул. Кырымда узган ярышлардан биш ел рәттән призлы урыннар яулап кайткач та, берни сөйләмәгән идем. Холкым шундый. Иң мөһиме – күңел халәтем. Миңа дусларым белән рәхәт. Спортка килүемә бер дә үкенмим. Тормыш авырлыкларын җиңәргә миңа спорт булышты.

11 яшендә әтисез калган улы Илназ – бүген инде үзе гаилә башлыгы. Хатыны Алинә белән Айзилә исемле кыз үстерәләр.

– Улым үскәндә минем авыр вакытларым булды. Хастаханәләрдә ятканда ярдәмгә килгән укытучыларына, сыйныф җитәкчесенә рәхмәт. Балам йөземә кызыллык китермәде. Аның тормышына  сөенеп яшим. Бәхетләре булсын дип телим, – ди Гөлназ. – Адәм баласы михнәткә түзә, рәхәткә чыдый алмый. Тормыш юлымны күз алдыннан үткәргәч, әнә шулай дим. Сынаулар тикмәгә бирелми. Аларны да уза белергә кирәк. Беркайчан  төшенкелеккә бирелмичә, күңелне тыңлап яшәүгә ни җитә?! Мин авыру, дип өйдә утырырга кирәкми, үз юлыңны табу мөһим. Саулык тигез бирелмәсә дә, күңелең сәламәт булсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Көчле авариядә исән калган Гөлназ: «Гырылдап җибәрүемне ишетеп, реанимациягә салганнар»” язмасына фикерләр

  1. Молодец тан башка сүз юк. Бөтен җире сау-сәламәт булып та зарланып ятучылар укысын иде шундый көчле затлар турында. Исәнлек, җан тынычлыгы телим сезгә

Фикер өстәү