Узган ел Татарстанда пенсиянең уртача күләме 15497 сум булган. Республикада 1 млн 136 мең пенсионер яши. Быел аларның акчасы күпмегә арта? Бу һәм башка сорауларга җавапны Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсендә узган утырышта бирделәр.
– Узган ел гыйнвар аеннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка артты. 1 апрельдән исә социаль пенсияләр 6,1 процентка артты. Август аенда эшләүче пенсионерларның иминият взнослары кабат исәпләнде. Быел гыйнвардан пенсиянең иминият өлеше 6,3 процентка индексацияләнеп, уртача алганда 1 мең сумга артты. Апрельдә исә социаль пенсия күләме 2,6 процентка индексацияләнәчәк, – диде бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Безнен пенсия. 240 сумма аткан бугенге кондэ мин 8941да30тиен алдым менэ яшэп буламы икэн шуна. Без балык бистэсендэ яшэучелэр. Бер торкем пенсионерами. Дореслек кайда. Ничек шул акчага яшэргэ
икэнен анлатыгыз. Эле нен