Французча тавык кәтлите ясау ЫСУЛЫ

Авызда эреп китә торган мондый кәтлитләр бик җиңел әзерләнелә.

Кирәк булачак: 1 кг тавык ите, 3–4 йомырка, 3–4 аш кашыгы каймак, 3–4 аш кашыгы он, 3 тырнак сарымсак, тәменә карап тоз, борыч, үсемлек мае.

Тавык итен юып, кәгазь сөлге белән корытабыз. Итне шакмаклап турап, тоз, борыч сибеп болгатабыз.

Йомырка, уылган сарымсак, каймак, яшел тәмләткечләр, он салып, сыек камыр ясыйбыз һәм бөтенесен бергә яхшылап болгатабыз. Камыры, кляр кебек, сыеграк булырга тиеш.

Кызган табага үсемлек мае тамызып, катнашманы аш кашыгы белән табага салабыз, коймак кебек ике ягын әйләндереп кыздырабыз.

Фото: kopilka-kulinara.ru


Фикер өстәү