Әфлисун һәм йомырка кабыгында яхшырак үсә

Орлык чәчү өчен чүлмәкләрне кул астындагы әйберләрдән дә ясап була. Әфлисунлы чүлмәкне күз алдына китерә аласызмы?

Моның өчен әфлисунны урталай бүлеп, эчлеген алырга да, эченә туфрак тутырып, орлык чәчәргә генә кирәк. Кабык төбен тишәргә онытмагыз. Әфлисун кабыгы таркалган саен, яшь үсентене туклыклы матдәләр белән тәэмин итеп торачак. Мондый файдалы чүлмәкләрне йомырка кабыгыннан да ясарга мөмкин (рәсемдә). Ул үсемлекне кальций белән туендырачак.

 

 


Фикер өстәү