Татарстанда яшәү минимумы күләме кимегән

Узган елның IV кварталы өчен Татарстанда яшәү минимумы күләме җан башына 9600 сум тәшкил иткән. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарны имзалаган. «Татарстан Республикасында 2020 елның IV кварталы өчен яшәү минимумы күләмен җан башына – 9600 сум, эшкә сәләтле халык өчен – 10231 сум, пенсионерлар өчен – 7817 сум, балалар өчен  9625 сум күләмендә расларга», – диелә документта.

Әйтергә кирәк, III квартал белән чагыштырганда, яшәү минимумы күләме кимегән. Ул чагында җан башына – 9752 сум, эшкә сәләтле халык өчен – 10374 сум, пенсионерлар өчен – 7919 сум, балалар өчен  9891 сум булган.


Фикер өстәү