«Яхшылык эшлә дә суга сал», – ди халык. Игелек кылу да, яман эш тә һәркемнең кулыннан килә. Тик беренчесенең мәгънәсенә иртәрәк төшенсәк, яшәвебез ямьләнеп китәр иде төсле. Нәрсә соң ул – мәрхәмәтлелек? Игелек кылуны сер итеп сакларгамы, әллә башкаларга да сөйләргәме? «Болгар радиосы» алып баручысы Индирага әнә шул сорауларны бирдек.
- Бу дөньяда без - кешеләр, әлбәттә, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә тиеш һәм иң мөһиме: ярдәм сораудан оялмаска кирәк! Бүген син бер кешегә ярдәм иттең - иртәгә ул сиңа. Шулай булырга тиеш ул! Тик дөнья әллә кая бара шикелле... Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә хәтта туганнар да бер-берсенә ярдәм итми, бу бик аяныч. Ә хәер бирү, мохтаҗларга ярдәм итүне - бөтен кешегә сөйләп, социаль челтәрләрдә "карагыз, мин нинди молодец" дип урнаштыру - минем өчен, дөрес әйбер түгел. Башкаларга гыйбрәт, үрнәк булсын дип акланучылар да бар. Тик бу очракта, андый кешеләр турында тискәре фикер туа. Хәер бирүне Аллаһы Тәгалә күрә, ә чын, мәрхәмәтле кешегә бу җитә. Аңа моның бу гамәле турында башка кешеләрнең белүе кирәк тә түгел.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез