Индира: «Оялмаска кирәк!»

«Яхшылык эшлә дә суга сал», – ди халык. Игелек кылу да, яман эш тә һәркемнең кулыннан килә. Тик беренчесенең мәгънәсенә иртәрәк төшенсәк, яшәвебез ямьләнеп китәр иде төсле. Нәрсә соң ул – мәрхәмәтлелек? Игелек кылуны сер итеп сакларгамы, әллә башкаларга да сөйләргәме? «Болгар радиосы» алып баручысы Индирага әнә шул сорауларны бирдек.

— Бу дөньяда без — кешеләр, әлбәттә, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәргә тиеш һәм иң мөһиме: ярдәм сораудан оялмаска кирәк! Бүген син бер кешегә ярдәм иттең — иртәгә ул сиңа. Шулай булырга тиеш ул! Тик дөнья әллә кая бара шикелле… Яшерен-батырын түгел, бүгенге көндә хәтта туганнар да бер-берсенә ярдәм итми, бу бик аяныч. Ә хәер бирү, мохтаҗларга ярдәм итүне — бөтен кешегә сөйләп, социаль челтәрләрдә «карагыз, мин нинди молодец» дип урнаштыру — минем өчен, дөрес әйбер түгел. Башкаларга гыйбрәт, үрнәк булсын дип акланучылар да бар. Тик бу очракта, андый кешеләр турында тискәре фикер туа. Хәер бирүне Аллаһы Тәгалә күрә, ә чын, мәрхәмәтле кешегә бу җитә. Аңа моның бу гамәле турында башка кешеләрнең белүе кирәк тә түгел.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү