Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

Гүзәл Мәрдановадан «тишекле» коймаклар рецепты белән бүлеште.

Кирәк булыр: 2 йомырка, 1 литр сөт яки эремчек суы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы сүндерелгән сода, 0,5 чәй кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Боларның һәммәсен дә болгатып, чама белән он салып, сыеграк камыр әзерлибез. Табаны майлап, коймакны чүмечнең төбе белән җәябез, ике ягын пешереп алабыз. Беренче коймак бик матур килеп чыкмаска да мөмкин. Алга таба коймакларны табаны майламый гына пешерәбез.


Фикер өстәү